Язгы чәчүгә чыгасы техника апрель башына әзер булырга тиеш
1 апрельгә кадәр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчүгә чыгасы барлык техника ремонтланып беткән булырга тиеш. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы аграрийларга шушы срокны билгели. Моңа тракторлар, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналары керә. Терлек азыгы әзерләү техникасын төзекләндерү вакыты 10 майга кадәр дип билгеләнгән. Бөртек җыю, бөртек чистарту...
1 апрельгә кадәр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчүгә чыгасы барлык техника ремонтланып беткән булырга тиеш. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы аграрийларга шушы срокны билгели. Моңа тракторлар, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналары керә. Терлек азыгы әзерләү техникасын төзекләндерү вакыты 10 майга кадәр дип билгеләнгән. Бөртек җыю, бөртек чистарту машиналары, киптергечләр 1 июльгә әзерлек сызыгында торырга тиеш. Чөгендер һәм бәрәңге алу техникаларын ремонтлауның 1 августка кадәр тәмамлануы шарт.
Бүгенге көндә районда тракторларның техник әзерлеге 88 процентны, чәчкечләрнеке һәм культиваторларныкы 92 процентны тәшкил итә, дип белдерде район хакимиятендә ясаган чыгышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Газинур Хөснуллин. Хәзерге вакытта «Кама» агрофирмасында, «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә ремонт төгәлләнү алдында.
Техниканы яңартуга килгәндә, узган ел район хуҗалыклары барысы 13 трактор, 11 чәчкеч («Ирек», «Биклән» җитештерү кооперативлары, «Кама» агрофирмасы), 7 чәчү комплексы («Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык) алганнар. Быел «Чаллы яшелчәсе» - 2, «Кама-Бекон» 1 «МТЗ» тракторы, «Биклән» 1 «К-744» сатып алган. Шуның белән бергә техниканың 50 процентының амортизация вакыты чыккан. Белгеч техник тикшерү үткәрү мәсьәләсенә дә кагылды. Билгеләнгән график буенча Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрләренең рейдларга чыгачагын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев