Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү – мөһим бурычыбыз

2 сентябрьдә Россиядә Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле тарихи вакыйганың хокукый нигезе - 1945 елның сентябрендә Американың «Миссури» линкоры бортында Япониянең капитуляция ясавы турындагы актка кул куйган көн.

Бу көнне без - Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, ветераннар, инвалидлар оешмасы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар советы белән бергәләп, «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әһәмиятле чара үткәрдек. Бергәләшеп авылыбызның сугыш корбаннары истәлегенә куелган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады» дип аталган һәйкәл янына бардык, балаларга туган ил азатлыгы өчен яу кырында башларын салган бабаларының батырлыгы турында сөйләдек, бер минут тын калып, аларны искә алдык. Аннары балалар мәдәният йортындагы «Патриот» сугышчан дан музеенда булдылар, авылыбызның тыл һәм хезмәт ветераны Нина Ильинична Мурзинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Әбекәй озын тормыш юлы турында сөйләде. Башка замандашлары кебек үк аның үсмер һәм яшьлек еллары сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән. Илебез, халкыбыз мул, тыныч тормышта яшәсен өчен алар барлык мәхрүмлекләргә, авырлыкларга түзгәннәр.

Чаралар үсмер буында туган илне ярату, патриотик хис һәм узганнарыбызга ихтирам тәрбияләү өчен кирәк, дип язган Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: патриотик тәрбия