Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгында 75 яшьлек ир-ат зыян күрде 

112 хезмәтенә Иштирәк авылыннан Үзәк урамда йорт януы турында хәбәр килә. Кечкенә агач йорт 1959 елда ук төзелгән булган.

Иске торакны җылыту өчен ул көнне 75 яшьлек хуҗа ир-ат газ миченә өстәп, газ конфоркаларын да кабыза, үзе йоклап китә. Янәшәдәге өстәлдә кәгазьләр торган була. Ут шушы кәгазьләргә кабып, өй эченә тарала. Хуҗа башта аны үзе сүндермәкче була, көче җитмәгәч, урамга чыгып, күршеләрдән янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратуларын сорый. 
Бүген әлеге ир-ат ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсендә. Ут сүндергәндә аның тәненең 25 проценты пешә, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге баш белгече Илнар Мифтахов.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев