Янгын куркынычсызлыгы үтәләме?
Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге инспекторлары, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм газ хезмәтендә эшләүчеләр узган атнада авыр тормыш хәлендәге гаилә-ләрдә булдылар.
Алар 13 гаиләнең көнкүреш шартларын карап, янгын, газ куркынычсыз-лыгының торышын тикшерделәр. Барлык йортларда янгын куркынычсызлыгы датчик-лары бар.
Ел башыннан авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә барысы 55 датчик куелган. Аларның 15е иганәче-ләр хисабыннан алынган, дип хәбәр итә бүлек инспекторы Роберт Зыятдинов.
/ Фото район күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев