Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ял һәм иҗат янәшә

Көз. Табигатьнең моңа кадәр билгесез булган серләрен ачу, яшерен почмакларын табып күзәтү, өйрәнү өчен менә дигән вакыт. Ә көзге лагерьда ял итү көндәлек дәресләрдән, мәшәкатьләрдән арыну, табигать белән аралашып күңел тынычлыгы табу өчен дә мөмкинлек бирә. 

Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендә көзге каникулның беренче көненнән үк «Забава» мәктәп яны лагере эшләде. Смена бик күңелле узды. Малайлар һәм кызлар «Җырлы», «Биюле», «Уйлап тап!», «Оста куллар», «Шаян пумала» дигән станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр, җырладылар, биеделәр, иҗат иттеләр, талантларын күрсәттеләр. 
Мәктәп яны лагеренда балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм ялларын күңелле итеп оештыруга, иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен ачуга, сәләтләрен үстерүгә зур әһәмият бирелде. Биредә һәркем үзен төрле яклап күрсәтә алсын өчен мөмкинлекләр булдырылды. 
Лагерьда шөгыльләнгән балалар көзге яллардан бик канәгать калды, әти-әниләр дә оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. 
Екатерина Червякова, Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары. 

/ Фото Екатерина Червяковадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев