Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташларыбыз зу-у-ур кабак үстергәннәр!

Иштирәк авылында яшәүче Метшиннар гаиләсен бу эшнең остасы дип тә атарга мөмкин. Инде ничә ел рәттән әлеге төр культурадан мул уңыш ала алар.

Аларга кунакка килгәч, Асия апа иң зур кабакны күрсәтә алмаганына кайгырып уфаланды. Карасаң, кабак бозыла башлап, алар аны малларга турап биргәннәр. Барлыгы  җиде чиләк  ризык чыккан!

Хуҗалар әйтүенчә, үстергән кабакларны күрергә килүчеләр бер без генә түгел икән.  Әле күреп кенә калмыйлар, кызыгып,  үзләре дә үстерә башлыйлар икән. Янәшәләрендә фотога төшүчеләр дә булган.

“Бернинди сере дә юк. Бәрәңге арасына төртеп чыктык та, үзе үсте инде. Быел мондый зурлары 8 данә булды,”– ди Шәйхулла абый.

Быелгы кабакларның иң авыры 65 килограммлы булган.

“Аларны бер җирдән икенче урынга күчереп йөрүе дә мәшәкатьле. Тәгәрәтүе кулайрак,- диләр. Кызганыч,бу кабаклар  белән  рекордлар китабына кереп булмый. Дөнья тарихында 7– 9 центнер авырлыгына кадәр үскән кабаклар да очраган.  Ә шулай да Метшиннар гаиләсе үстергән  кабаклар күрше–күләмнәргә дә, туганнарга да  күбрәк шатлык китерә кебек. Асия апаның кызы Тәнзилә үтеп киткәндә  : “Әйдә, әни кабак бәлеше пешерде, авыз итеп чык”, -дип  эндәшмичә калмый . Әлбәттә, кабак үстерүдә аның да өлеше бар.

Реклама

 Алдагы елларда да уңышларыгыз мул булсын!!!

 

Мәдәният йорты директоры Жиляева Гөлсинә Шайхнуровна

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X