Яңа уку елына әзерлек алдынгылары
Яңа уку елы башланыр алдыннан район җитәкчелеге барлык белем бирү учреждениеләрен йөреп чыкты. Бары тик Иштирәк авылында гына, күптән көтелгән капремонт бару сәбәпле, укулар мәдәният йорты бинасына күчерелде. Бу мәсьәләдә әти-әниләр тарафыннан аңлау бар.
Уку елына әзерлек буенча мәктәпләр арасында Биклән авылы беренчелеккә чыкты. Иске Абдул мәктәбе икенче урында. Ә Шилнәбаш белән Мәләкәс мәктәпләре өченче урынга лаек булды.
Балалар бакчаларына килгәндә, Яңа поселогының «Березка» бакчасы беренче урында. Бәтке авылының «Аленушка» бакчасы – икенче һәм Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» бакчасы өченче урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев