Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Кызганычка каршы, Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгу очраклары ешая, күп кенә янгыннар кешеләрнең һәлак булуына китерә. Төп сәбәп – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм пиротехника эшләнмәләрен дөрес кулланмау. Тантана трагедиягә әйләнмәсен өчен, гади кагыйдәләрне төгәл итеп үтәү зарур.

Яңа ел чыршысын җылыту җиһазларыннан һәм җиңел кабына торган предметлардан ераграк куярга кирәк.
Чыршыны бизәр өчен шәм, мамык яки кәгазь кулланмагыз. Урман чибәркәен электр гирляндалары белэн бизәргә мөмкин, әлбәттә. Тик моның өчен сертификацияләнгән эшләнмәләрне генә кулланырга кирәк. Арзан, билгесез җитештерүчеләр гирляндалары янгынга китерергә мөмкин. Йортыгызда йокларга яткан вакытта гирляндаларны сүндерергә онытмагыз.
Яңа елда йорттагы янгыннарга еш кына салютлар сәбәп була. Салют һәм фейерверкларны урамда гына, кешеләр һәм тулай тораклардан ерак урыннарда гына кулланырга кирәк.
Яңа елда милекне бозуга һәм кешеләрнең һәлак булуына юл куймас өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибар итәргә кирәк. Шул вакытта гына әлеге якты бәйрәм бары тик уңай эмоцияләр генә алып килер һәм шатлыклы хатирәләр генә калдырыр.
Яр Чаллы электр челтәрләре коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән тәбрикли. Яңа ел тормышыбызга – муллык, гаиләләребезгә – иминлек, барчабызга да сәламәтлек һәм бәхет китерсен!

Яр Чаллы электр челтәрләре инженеры М. А. Сәлахов, «Сетевая компания» ачык акционерлык жәмгыяте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев