Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәвәскәр бакчачы сораулар көтә

Хезмәте барның хөрмәте бар, ди халык. Бик тиздән бакчачылар өчен тынгысыз вакытлар башланачак.

Февраль ае бакчачы өчен чын мәгънәсендә урак өстенә әйләнә. Кайчан һәм нәрсә утыртырга, орлыкларны ничек сайларга, мул уңыш бирсен өчен бакча культураларын ничек тәрбияләргә? Һәр чын бакчачыда менә шундый һәм башка меңләгән сораулар туа. Ә җавапны каян табарга соң, кем белән киңәшләшеп эш итәргә? Укучыларыбызга икеләнүләреннән арынырга танылган бакчачы, агроном, икътисадчы, галим, язучы, журналист Фарсель Зыятдинов ярдәмгә киләчәк. Сезонлы бакча эшләре белән бәйле нинди сорауларыгыз бар, бу хакта безгә язып җибәрә аласыз яки редакция телефоны аша җиткерергә мөмкин. Бер генә сорау да читтә калмаячак. Һәрбер сорауга Фарсель Сәхап улы Зыятдинов җавап бирергә әзер. Һәвәскәр бакчачының ярдәм-киңәшенә, белем-тәҗрибәсенә таянып эш итсәк, безнең дә бакчаларыбыз гөрләп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев