3 августта 23:00 сәгатьтә 1045 км + 200 м М-7 әйләнмә автоюлында (Мәскәү – Уфа юнәлеше) авыр юл-транспорт һәлакәте була.
Мерседенс-бенс машинасы йөртүчесе РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 9.1 һәм 10.1 пунктларын бозган: куркынычсыз тизлекне сайламаган,юл хәрәкәте башка катнашучыларны исәпкә алмаган, юлда урнашуын сакламаган. Нәтиҗәдә ул басып торган «Газель»автомобиленә бәрелә.
«Газель» йөртүчесе Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән озатыла, ләкин, кызганычка каршы, реанимациядә вафат була.
Юлларда сак булыгыз! Тизлек режимын һәм дистанцияне саклагыз.
Нет комментариев