Якты юл
  • Рус Тат
  • Ветеринария пунктлары ике авылда төзелер дип көтелә

    Быел республика программасы буенча районда ике ветеринар пункт төзелер дип көтелә. Бу турыда безгә районның баш ветеринар табибы Әнсар Әбделманов хәбәр итте. Күзкәй авылындагысының инде сары, яшел төстәге бинасы төзеп куелды. Ул юл өстендә урнашкан, ерактан ук күренеп тора. Әлеге пункт шушы куст - Күзкәй, Калмия, Боерган, Кече Шилнә авылларында...

    Быел республика программасы буенча районда ике ветеринар пункт төзелер дип көтелә. Бу турыда безгә районның баш ветеринар табибы Әнсар Әбделманов хәбәр итте. Күзкәй авылындагысының инде сары, яшел төстәге бинасы төзеп куелды. Ул юл өстендә урнашкан, ерактан ук күренеп тора. Әлеге пункт шушы куст - Күзкәй, Калмия, Боерган, Кече Шилнә авылларында мал тотучыларга хезмәт күрсәтәчәк. Бүген биредә газ кертү, коммуникацияләр сузу мәсьәләсе тора. Бу эшләр беренче яртыеллыкта башкарылып, пункт файдануга тапшырылса, Теләнче Тамакта шундый ук ветеринария пункты төзелер дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: