Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Велосипед урлаган өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Салынган зыян күләме 10 000 сум тәшкил иткән.

Әлмәттә яшәүче берәү велосипед урлавы өчен ике елга катгый режимлы колониягә хөкем ителә.

Җир асты кичүендә бер исерек адәм арткы тәгәрмәче трос белән беркетелгән “Стелс Навигатор” велосипедын күреп ала. Янәшәдә беркем дә булмаудан файдаланып ул велосипедны алып китә. Транспорт чарасының урынында булмавын күргәч, велосипед хуҗасы полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.

Видеокүзәтү камералары ярдәмендә каракның эзенә тиз төшәләр. Салынган зыян күләме 10 000 сум тәшкил иткән. Ул үзенең гаебен тулысынча таныган. Билгеле булганча, ир-ат өч тапкыр ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев