Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза гаете котлы,  мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм җәмәгатъ әл-мөслимин!

Олуг Гает көненә ирешүегез белән һәрбарчагызны тәбрик итәм! Аллаһы Раббуль Гыйззә илләребезгә-көннәребезгә тынычлык, иминлек, йортларыбызга бәрәкәт, үзебезгә саулык-сәламәтлек, тәүфикъ-һидаят насыйб итсен. Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!
Менә тагын бер изге Рамазан ае узып китте. Әлеге айда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, күрсәткән сый-хөрмәтләребезне, биргән сәдакаларыбызны һәм барлык игелекле гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен, шулар хисабына әҗер-савапларга ирешеп, ике дөнья бәхете насыйп итсен.
Барыбызга да иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек-тынычлык, акыл-хикмәт һәм файдалы гыйлемнәр насыйп булсын. Ил-көннәребез тыныч булсын, Аллаһы Тәгалә төрле афәтләрдән сакласын. Киләсе Рамазан айларын да шатланышып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп каршыларга насыйп булсын!

Ихтирам белән район имам-хатыйбы Җәүдәт Харрасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев