Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучы рәхмәткә лаек 

Тукай районында 24 мәктәптә һәм 28 балалар бакчасында 1 меңгә якын укытучы һәм тәрбияче эшли. Һөнәри бәйрәмнәрен алар быел да күтәренке рухта каршы алдылар. Район педагогларын «Энергетик» мәдәният сараена чакырып тәбрикләделәр. 

Укытучы – һәр кешенең язмышында мөһим роль уйнаучы, олы тормышка юл күрсәтүче игелекле җан. Тәүге тапкыр алар ярдәме белән хәреф танырга, санарга өйрәнәбез, аң-белем дөньясына кереп китәбез, катлаулы гомер юлларыннан барганда һәрвакыт аларның киңәшләрен истә тотабыз. Укытучы һөнәре мактаулы да, авыр да, җаваплы да. Мәртәбәле галимнәр дә, танылган артистлар да, гади эшче дә укытучыдан башка бу тормышта үз урынын таба алмаган булыр иде. Октябрь башында аларның һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтү үзе бер шатлыклы көн. Бу көнне барыбыз да мөгаллимнәребезне искә алып, аларга изге теләкләребезне җиткерәбез, кат-кат рәхмәт әйтәбез.
«Энергетик» мәдәният сараендагы бәйрәм дә шундый рухта узды. Мәгариф хезмәткәрләрен җыр-моң белән районның талантлы укучылары каршы алды. 
– Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр һәм барлык мәгариф хезмәткәрләре! Сезнең кулларда илебез киләчәге, нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге, кешелек сыйфатлары аша бала язмышы, республикабыз һәм районыбызның язмышы хәл ителә.
Сәхнә түреннән яңгыраган әлеге сүзләр залда утыручы мөгаллимнәребезгә мәдхия булып яңгырады. Шулай ук район мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән ветеран укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
Район башлыгы Фаил Камаев мәктәпләребездә армый-талмый балаларны гыйлем юлыннан алып баручы мәгариф хезмәткәрләренең эшенә зур бәя бирде.
– Тырыш хезмәтегез өчен олы рәхмәт! – диде ул. – Безнең район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында үз профессияләренә тугры педагоглар, тәрбиячеләр эшли. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә район мәгариф тармагы матур күрсәткечләргә ирешә. Мәктәпләребез яңара. Бәтке авылы мәктәбенә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов килде һәм авыл балаларының заманча шартларда белем алуына шаһит булды. Илбашы районның башка җирлекләрендәге мәктәпләргә дә ремонт ясарга ярдәм булачагын белдерде.
Район җитәкчесе барлык укытучыларга мөрәҗәгать итеп, бергә-бергә кулга-кул тотынышып эшләргә язсын, диде.
Фаил Камаев район укытучыларына һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренә хезмәт уңышлары өчен дәрәҗәле исемнәр һәм бүләкләр тапшырды.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме Новотроицкое урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Анна Зверевага бирелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән Түбән Суыксу авылы «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина бүләкләнде.
Комсомолец урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә Галимова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгесен кабул итеп алды. Шундый ук бүләк Биклән мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Мостафинага бирелде.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Тукай муниципаль  районының бүләкләре тагын бик күп мәгариф хезмәткәрләренә тапшырылды.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Айрат Ибраһимов та хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
– Җаваплы, тынгысыз хезмәтегез өчен ихлас йөрәктән рәхмәт белдерәм. Бүгенге бәйрәм, котлауларыбыз алга таба барырга сезгә көч-куәт бирсен, исән-сау булыгыз, уңышлы уку еллары телим, – диде ул.
Айрат Салихович хезмәттә уңышлар яулаган, алдынгы күрсәткечләргә ирешкән тәрбиячеләргә, укытучыларга бүләкләр, мактау грамоталары тапшырды.
Залда кунак булып килгән мәгариф ветераннары да шактый иде. Укытучылар бәйрәме һәм өлкәннәр көне кысаларында аларга да бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм кичәсенең икенче өлешендә укытучылар Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов концертын карап хозурландылар.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев