Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!
Октябрьне тулысынча өлкәннәр ае дип атасаң да ялгыш булмастыр. Чөнки әби-бабайларыбызны олылау, хөрмәтләү чаралары ункөнлеккә генә сыймыйча, ай буе дәвам итә. Безнең редакциягә дә авылларда үткән чаралардан язмалар килү әле дә туктамый. Пандемия шартларында чәй табыннары артына җыю чикләнсә дә, җирлек җитәкчеләре, мәдәният һәм социаль хезмәткәрләр, изге күңелле иганәчеләр, оешма-предприятиеләр вәкилләре ветераннарның өйләренә баралар, өлкәннәрне бүләкләр белән сөендерәләр. Бүләк бер нәрсә, өлкәннәребез өчен иң мөһиме әнә шул игътибар, онытмаудыр әле, мөгаен.