Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган тел сагында

Соңгы вакытларда мәктәпләргә барганда, иң беренче итеп, тел язмышы белән кызыксыну гадәткә керде. Дәресләр һәм укытучылар кыскартылганмы? Татар телен укытуга караш һәм шартлар нинди? Ата-аналар балаларын туган телле итүгә нинди мөнәсәбәттә, нинди позициядә торалар?.. Билгеле, бу сорауларга җавапны татар теле укытучысының йөзенә карап та белеп була. Шулай да...

Серле сандык
Әнә ул, ноутбокка «кереп китеп», үткәреләчәк дәресләренә һәм чараларга материал туплый. Тавышы көр, йөзе шат. Чәчләренә бантик куйсаң, унынчы класс укучысын хәтерләтер иде.
Фәйрүзә Сабирова Тукай районының Иске Абдул авылында туган. Югары белемле педагог. Чаллы педагогика көллиятен, читтән торып Чаллы педагогия институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Һөнәри стажы – 32 ел.
Фәйрүзә – Минзәлә педагогика училищесында бергә укыган сабакташым Клара Хөсәенованың кызы. Клара Тимеровна училищедан соң Казан педагогика институтын тәмамлаган, Тукай районының Иске Абдул мәктәбендә башта укуытучы, аннан завуч, аннан директор вазифасын башкарган, 40 ел стаж белән лаеклы ялга чыккан, авыл халкының тирән мәхәббәтен казанган, Татарстанның атказанган укытучысы.
Алма агачыннан ерак төшмәгән. Сабакташым, бик күп укучыларын олы юлга чыгарган кебек, үзенең кызын да, сайлаган һөнәрен ихлас күңелдән бирелеп эшләүче чын педагог итеп үстергән. 
Фәйрүзә 1994 елның матур җәй аенда Минзәлә районы Югары Тәкермән авылы егете Альфред Сабировка кияүгә чыга. Аның КФУда укучы улы Айнур, башта Кама политехника коллиятен, аннан соң Казан Авиация институтын һәм Казан Дәүләт университетын тәмамлап, кияүгә чыккан кызы – Алинәсе бар. Тамаша!.. Сөйләшә-аралаша торгач, яшьлегенең серен аңладым шикелле. Фәйрүзә үзенең эшен, укыта торган фәнен, балаларны ярата. Бик ярата!
– Менә бу шигырьне укып карагыз әле. Кичәне башлау өчен ничегрәк булыр икән? – ди ул, миңа бер бит кәгазь сузып.
– Матур. Авторы кем? – дип сорыйм мин, өч куплетлы шигырьне укып чыккач.
– Үзем яздым, – ди Фәйрүзә, мактавымнан канәгать калып. Шунысы куанычлы, укытучы халкының бик күбесе шагыйрь җанлы. Кирәк икән, үзләре үк рәссам, режиссер, артист, психолог та алар. 
Мин Фәйрүзәнең укучылары белән «Татар кызы» конкурсына әзерләнгән вакытларына туры килдем. Шушы бер конкурс өчен генә дә никадәр күп эзләнү алып баралар. Нәсел шәҗәрәләрен төзергә, гореф-гадәт, йола-кануннарыбызга кагылышлы ядкарьләр эзләргә, әби-бабаларыбызның күңел төпкелләрендә яткан борынгы җырларны, туган телебезнең кыйммәтен, моңын, матурлыгын күрсәтеп торучы үтемле-лирик шигырьләрне табарга, югары кимәлдә башкарырга өйрәнеп, тыңлаучыга җиткерергә. Уйлый китсәң, шушы эзләнү, шушы әзерлек вакытында бала ничәмә-ничә тапкыр үз милләтенең бай тарихы белән очраша. Әби-бабасы белән тагын да ныграк якыная. Гаиләдәгеләрнең һәммәсе аңа нәрсә белән булса да ярдәм итәргә тырыша. Нәтиҗәдә, нәсел, гаилә бердәмлеге ныгый. Ә табышлар таслап-таслап «Серле сандык»ка җыела бара.
– Конкурс узып, җиңү белән кайткач, бу уңышның мәктәбебез, балаларның гаиләләре, үзләре өчен нинди зур шатлык китергәнен күрсәгез икән сез, – ди укытучы. – Ә иң мөһиме, мондый чаралар баланы активлыкка, вакытның кадерен белергә, тәртипкә өйрәтә. Сәләтләрен ача. 
– «Татар кызы» артыннан «Татар малае», «Сәхнә көзгесе», «Таланты вокруг нас», «Яшь армиячеләр», «Гимназия», «Шәфкатьлелек көннәре»... Алар янына төрле фәннәргә багышланган олимпиада, викторина, КВНнар, спорт ярышлары, фестивальләр, календарьда кызыл белән билгеләнгән бәйрәмнәр... Нәни генә йөрәк өчен артык күп түгелме соң бу кадәр тыгыз яшәү рәвеше? – дим, алдымда яткан исемлеккә шик белдереп. – Үзегезгә дә никадәр зур өстәмә эш...
 – Беләсезме, мондый укучылар укуда да беренчелекне бирми. Аннан соң, чараның һәркайсында да бер үк бала катнашмый бит. Мәсьәләнең тагын бер нечкәлеге – һәр ата-ана баласының сәламәт булуын тели. Саналган шөгыльләр заманның яман чиреннән – электрон челтәргә чорналып утырудан коткару өчен дә сәбәп бит әле. Ә инде үземә килгәндә, һич авырыксынмыйча эшлим. Чөнки һәр үткәрелгән чара бала белән укытучы арасын якынайта. Алай гына да түгел, укучының гаиләсе белән якынайта. Ә бу һәр ике як өчен дә бик әһәмиятле!

Гаилә һәм мәктәп дуслыгы
– Менә бит әле татар теле дәресләрен саклап калганда да шул дуслык ярдәм итте, – ди Фәйрүзә, елмаеп.
Укучыларының әти-әниләре арасында укытучының абруй казануы – гомумән дә, зур мәртәбә. Ул, һичшиксез, шулай булырга тиеш тә. Ата-ана мәктәпкә, мөгаллимгә карата начар фикердә торса, баласының укуга дәртен, мәхәббәтен генә сүндерә. Бу мөгамәләнең чагылышы быел тел мәсьәләсендә ачык күренде.
Фәйрүзә Сабирова эшләгән, югарыда әйтеп үтелгән математика фәнен тирәнтен өйрәнүче 26нчы гимназиядә шәһәрнең төрле почмагыннан, башка төбәкләрдән дә килгән, зур конкурслар үтеп алынган 1076 сәләтле бала укый. Аларга 73 укытучы белем бирә. 10ысы татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре.
Татар баласы үзенең туган телен фән буларак укырга тиешме, юкмы дигән сорау тугач, мәктәп директоры Андрей Львович Сальников тәкъдиме белән татар теле укытучылары ата-аналар белән үзләре сөйләшә. 
– Минем алтынчыларымның әти-әниләре татар телен предмет буларак укытуга 100 процент ризалык бирделәр. Тагын бер коллегам тулы тавыш җыйды, – ди Фәйрүзә Ваязовна.
Нәтиҗәдә, барлык татар телчеләре дә «исән» кала. Берсе генә гаилә хәле буенча күчеп китә.
– Сез бит татар теле фәнен рус мәктәбендә укытасыз. Хәзерге ата-ана өй эшләренең чамасыз күп бирелүеннән гаҗиз, баласын кызгана. Сезнең мәктәп мисалында, чынлап та, бу аларның татар телен укытуны ихластан теләп тавыш бирүләре идеме, әллә сезне эшсез калдырасылары килмәгәннәнме? – дип төпченәм мин Фәйрүзәдән, эшнең асылын белергә теләп.
– Дөрес, минем укучыларым арасында да катнаш гаиләдән килгәннәре бар. Гаиләдә татар телендә сөйләшмәгәч, тел аларга авырдан бирелә. Ләкин дәресләремдә бер генә укучымның да үзен ирексезләп, сөмсере коелып утырганы юк. Иң мөһиме, дәресне фәкать татар телендә генә алып барырга кирәк. Тәрҗемә ясап укытуга ияләндерү көтелгән уңышны бирми.
Эльмира Шәрифуллина.
/ Фото Фәйрүзә Сабировадан алынды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев