Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәрвакыт, һәркайда уяу булу кирәк

Аллаһ Коръәндә «Мәйидә» сүрәсенең 2нче аятендә: «...Нәкъ менә яхшы, игелекле эшләр кылуда ярдәм итешегез! ...» дип кешеләрне бер-берсен изгелеккә чакырып, яманлыктан тыеп яшәргә тиешлеген аңлата. Бары тик шул вакытта гына инсан хәвеф-хәтәрдән имин була. Хәзерге вакытта бигрәк тә. Ялгыш юлга кергән, адашкан-саташканнарның кеше тормышына куркыныч тудыруы нәтиҗәсендә йөрәк әрнеткеч хәлләр, үзәк өзгеч вакыйгалар булып торган чагында балаларга дөрес тәрбия бирү, яшүсмерләрнең һәр адымын күзәтү астына алу, аларга игътибарлы булу – көнүзәк мәсьәлә. Бу мөһим мәсьәләдән беркем дә читтә кала алмый. Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов белән шул хакта сөйләшәбез.

– Мәхәллә халкын тәрбияләү, аңа рухи ризык бирү – имам-хатыйбларның вазифасы. Җәүдәт хәзрәт, илебездә соңгы араларда булган канлы вакыйгалар башкача кабатланмасын өчен дин әһелләре, мөгаллимнәр халыкны тәрбияләү буенча нинди эшләр алып бара? 
 – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бер нәрсәне өчәр тапкыр кабатлаган. Бу алым уку-укыту системасында да кулланыла. Шуңа кабатлап әйтәм: Ислам сүзе тынычлык дигән мәгънәне аңлата. Фетнә чыкмасын, җәмгыятьтә халык үзара тату яшәсен, тыныч-имин тормыш булсын өчен уяу булырга тиешбез. Игътибарлы булу кирәк. Чит-ят кеше мәчеткә кереп намазын укыгач та чыгып китәргә, саквояж, рюкзак ише нәрсәләрен калдырмаска тиеш. 
Хәтта ки яхшылыкны да күз уңында тотарга кирәк. Ни өчен? Ислам дине артына качып, Аллаһ диненә пычрак атучылар, яла ягучылар бар. Кайберәүләр матур, шома сөйләп яман юлга этәрә. Менә шуңа да мәчеткә кереп теләсә кем вәгазь сөйләргә тиеш түгел. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәди шәрифендә мәчет әдәбе, имамнарга итагать итү хакында яхшы аңлатып: «Мәчеттә имам-хатыйбтан кала беркем дә сөйләми», – дигән. Имам-хатыйб – хитаб кылучы, ягъни сөйләүче. Димәк, урамнан керүче кешенең ни дә булса сөйләргә хакы юк. 
– Җәүдәт хәзрәт, яшүсмердә, гомумән, кешеләр арасында һичбер сәбәпсез нәфрәт уяну нилектән барлыкка килә икән? 
 – Бөтен кешегә карата да яшүсмердә нәфрәт уянган икән – бу инде ата-ананың игътибарсызлыгы да, система хатасы да. Беркем дә ул яшүсмергә дөрес тәрбия бирү буенча җаваплылыкны үз өстенә алмаган. Баланың үсеш этапларында: нарасый, сабый һәм балачагында, үсмерлек чорында әти-әни, әби-бабай тулысынча җавап бирә. Баланың иң якын тәрбиячеләре шушы кешеләр. Инде килеп, балалар бакчасында тәрбияче, мәктәптә укытучы, уку йортында галимнәр килеп кушыла. Алар һәммәсе дә балага шәхес итеп карарга, аны рухи азык белән баетырга бурычлы.
– Рухи азыкның ни-нәрсә икәнлеген тәфсилләп аңлатыйк әле. 
 – Рухи азыкны күпчелек кеше мәдәни чаралар: җыр-бию, музыка, сәнгатьнең барлык төрләре дип кенә карый. Рухның ризыгы Аллаһ Тәгаләдән булырга тиеш. Бала дөньяви белем белән беррәттән дини гыйлем дә алырга тиеш. Ата-ана дини белемне алмаса да, аны аңларга бурычлы. Бала гаиләсенә, җәмгыятькә файдалы кеше булып үссен, кешеләр белән яхшы мөгамәлә кылу серләренә төшенсен, тормышта дөрес юлдан барсын дигән изге максатны тормышка ашыру нияте белән өч ел элек мәчетләребез каршында әдәп-әхлак дәресләре бирүне оештырдык. Район җирлегендә 18 мәчеттә дөньяви һәм дини гыйлеме булган мөгаллимнәр махсус программа нигезендә балаларга әдәп-әхлак дәресләре бирә. 
– Җәүдәт хәзрәт, димәк, безнең җирлектә яшәүче балаларга вакытларын файдалы үткәрү өчен тулысынча шартлар тудырылган? 
 – Вакыт – Аллаһ тарафыннан бирелгән олы нигъмәт. Вакытны заяга үткәрү гөнаһ. Бала интернет «ишеген» ачып юк-бар нәрсәләр карап утырмасын, аңына һәм психикасына начар йогынты ясый торган сайтларга кермәсен өчен аның башын хәерле-файдалы гыйлем белән тутырырга кирәк. «Нәрсәләр тыелган, ниләр рөхсәт ителә? Бөтен кешегә дә ышанырга ярыймы?» Әдәп-әхлак дәресләрендә шул хакта тормыштан алынган кыйсса, хикәятләр сөйлибез. Ни кызганыч, Россиядә тыелган булуга да карамастан, кайбер секталар яшерен эш алып баруларын дәвам итәләр. Интернет челтәрендә яшьләрне яман эшләргә өндәүче, яман юлга керергә этәрүче сайтларның булуы да сер түгел. Матур сөйләп сазлыкка тартучы яман бәндәләрнең булуын баладан яшерергә ярамый. Шуңа күрә ата-аналар бала тәрбияләү эшенә үтә җаваплы карарга, уяулыкны югалтмаска тиешләр. Барысы да яхшы дип, тормыш-яшәешкә алсу күзлек аша карап яшәү дөрес түгел. 
«Нәрсә яхшы, нәрсә начар?» Бала менә шул сорауга җавапны олылар ярдәме белән таба. Дөресен генә әйткәндә, бу – гомер буена кешенең үз алдына куя торган соравы. 

Кешегә зыян салу – иң беренче чиратта ул үз-үзеңә золымлык итү ул. Ни өчен? Беренчедән, кеше яман эше өчен хөкемгә тартылып, гомерен заяга үткәрә; икенчедән, Кыямәт көнендә Аллаһ каршында җавап тотып, гөнаһасы өчен Җәһәннәмгә төшәчәк. Мөселман башка кешегә зыян салырга, яманлык эшләргә тиеш түгел. Балаларга кече яшьтән шушы хакыйкатьне төшендерәбез икән, ул адашып-саташып ялгыш юлга кереп китмәячәк. Әдәп-әхлак дәресләрендә Коръәнне, хәдисләрне – балалар аңы кабул итәрлек булганнарының мәгънәсен аңлатабыз. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 286нчы аятендә: «Берәү Аллаһка буйсынмыйча, явыз эшләрне кәсеп итсә, газабы үзенә» дигән һәм «Зилзилә» сүрәсенең 8нче аятендә: «Кем тузан бөртеге кадәр генә гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер» дип гөнаһ кылудан тыя. Шуны белгән яшүсмер утлы (мылтык, автомат) яисә салкын корал тотып мәктәпкә, уку йортына яисә халык җыелган башка урынга кереп, атып, чәнчеп кеше үтереп йөрерме? Юк! 
Ислам дине – тынычлык дине. Һичкемне бернинди сәбәпсез үтерү түгел, хәтта ки рәнҗетергә дә ярамый. 
Илеңне, ватаныңны дошман һөҗүменнән саклау – һәр ир-егетнең бурычы. Бусы – икенче мәсьәлә. 
Нинди генә хәлдә калмасын, инсан кешелек сыйфатын югалтмаска тиеш. Инсанны Аллаһ камил итеп яралткан, кеше – ихтирамга лаек зат. Динебез буенча, хәтта ки сугышта әсир төшкәннәргә дә мөселманнар начар мөгамәлә кылырга, аларны мыскылларга тиеш түгел. 
Без төрле милләт, төрле дин тотучылар белән күрше булып яшибез. Һәр кеше башка кавемне хөрмәт итеп, алар белән дус-тату яшәргә тиеш. Бу – дөньяви канун, шәригатебез дә татулыкка, яхшылыкка өнди. 
 – Нәрсә яхшы, нәрсә начар дигән сорау куелгач, кешенең тәнен-бәдәнен тукландыручы ризыкның да яхшысы-яманы хакында сөйләшик әле, хәзрәт.
 – Ризыкның хәләл һәм хәрам төрләре турында ата-аналарда мәгълүматның аз яисә бөтенләй булмавы начар нәтиҗәләргә китерә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис шәрифендә: «Хәрамнән җыелган көч алга таба ата-анага каршы борылыр», – дип инсанны кисәткән. Аллаһ Тәгалә ашарга кушмаган ризык һәм башка тыелган нәрсәләрне кулланган кешенең тәне дә, рухы да зәгыйфьләнә. Баланың ата-анасына каршы баруын кешеләргә зыян салып кайгы-хәсрәт китерүе дип тә аңларга кирәк. 
Рухи ризыкның да яманы була, мисал өчен, әдәпсезлеккә өндәүче яки хәрам булган нәрсәләрне пропагандалаучы мәдәни чаралар. Мисал өчен, әдәпсез җыр-биюләр, билдән түбән юмор ише нәрсәләрне сөйләп халыкны көлдерү.  
Кешедә эчке контроль булырга тиеш. Үз-үзеңә хисап бирү, үзтәнкыйть, кылган гамәлләреңне анализлау – намусың каршында имтихан тоту тиешле. Һәр кеше үз-үзенә контролер булганда гына җәмгыятьтә тәртип була. 
 – Моңа ничек ирешергә?  
 – Беренчедән, адәм баласы Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, Аны олуглап, ягъни буйсынып яшәргә тиеш. Аннан соң, кешедә миһербанлылык, ярату сыйфатлары булганда гына башкаларга зыян салмаячак. Ата-анасын, гаиләсен яраткан кеше аларга борчу, кайгы-хәсрәт китерергә тырышмаячак. Мәчетләребездә уздырыла торган әдәп-әхлак дәресләрендә ата-ананы, гаиләне, туганнарны кадерләү, туган җирне, үз халкыңны ярату буенча тәрбия эшен мөгаллимнәр төрле ысуллар кулланып алып баралар. Балалар ярата торган дәрес-диспут ысулын куллану бик отышлы. Шунысын да искәртәсем килә, гаиләне тулысынча тәрбияләргә кирәк. Шул максатны күздә тотып, балаларның ата-ана, әби-бабайларын төрле чараларга җәлеп итәбез. Шәҗәрә төзү, нәсел һәм авылның тарихын өйрәнү һәм аны презентацияләү кичәләре мәгънәле, файдалы дәрес булып та тора. Шушы көннәрдә генә Теләнче Тамакта шушы юнәлештә бик матур чара уздырдык. Төрле буынны берләштергән гаилә әгъзалары аңлашып яшәсә җәмгыятьтә дә тәртип булачак.
– Мәчетләрдә төрле саклык чаралары күреләме? 
– Мәчетләрдә дә, социаль объектлардагы кебек үк, төрле хәвеф-хәтәрдән, яман уйлы бәндәләрнең зыян салуыннан саклану чаралары булдырылган. Район җирлегендә эшләп килүче барлык мәчетләрнең дә «Куркынычсызлык паспорты» бар. Анда мәчеткә керү һәм чыгу юллары һәм мәчет бинасының планы күрсәтелгән; нинди дә булса куркыныч туган вакытта – гадәттән тыш хәлләрдә, кешенең үз-үзен ни рәвешле тотарга тиешлеге аңлатылган; төрле хезмәтләрнең: хокук саклау органнары, газ хезмәте, янгын куркынычсызлыгы, «Ашыгыч ярдәм» күрсәтү хезмәтенең телефоннары язылган. 
Мәчетләрдә саклану чаралары: метал детекторлар һәм видеокүзәтү куелган, янгыннан саклану чаралары белән тәэмин ителгән. 


Кеше үз тормышы, үз гомере өчен җаваплы. Гомер инсанга Аллаһ тарафыннан бирелгән, ул – әманәт, аны сакларга кирәк. Башка кеше гомеренә кул сузарга беркемнең дә хакы юк. Чын, хакыйкый мөселман бу хакта белә һәм Исламда терроризмга урын булмавын да аңлый. Ләкин җирдә яман уй-ниятләр белән яшәүчеләр, адашып ялгыш юлга кергән кешеләр дә бар. Шуңа да, һәммәбезгә дә, һәр җирдә уяу булу кирәк. 

/Фото Җәүдәт Харрасовтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев