Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышыбыз бизәге сез, өлкәннәр!

Октябрьне тулысынча өлкәннәр ае дип атасаң да ялгыш булмастыр. Чөнки әби-бабайларыбызны олылау, хөрмәтләү чаралары ункөнлеккә генә сыймыйча, ай буе дәвам итә. Безнең редакциягә дә авылларда үткән чаралардан язмалар килү әле дә туктамый. Пандемия шартларында чәй табыннары артына җыю чикләнсә дә, җирлек җитәкчеләре, мәдәният һәм социаль хезмәткәрләр, изге күңелле иганәчеләр, оешма-предприятиеләр вәкилләре ветераннарның өйләренә баралар, өлкәннәрне бүләкләр белән сөендерәләр. Бүләк бер нәрсә, өлкәннәребез өчен иң мөһиме әнә шул игътибар, онытмаудыр әле, мөгаен.    

Бәйрәм декадасын тагын да күңеллерәк, истәлеклерәк итү өчен Иске Дөреш авыл җирлегенә караган Иске Дөреш, Таулы Дөреш, Октябрь Бүләк, Җикәнле Күл, Салих Тукай авылларында яшәүче, яше 70тән узган өлкән буын вәкилләренә авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков җитәкчелегендә күчтәнәч пакетлар таратылды. Ә инде 4 октябрь көнне Иске Дөреш авыл клубында хөрмәтле укытучылар, әби-бабайларыбыз өчен чәй өстәле әзерләнде. Авыл җирлеге, клуб, китапханә, ветераннар советы хезмәткәрләре әзерләгән тәмле ашлар, күпереп пешкән камырлардан тыш, һәр кунагыбыз үз күчтәнәчләре белән табыннарыбызны сыгылмалы итте.
Бәйрәмебез җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. Лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучыбыз Люция апа, авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәүзия Хәйдәровна, башлангыч мәктәп укытучысы Навбахор Рәсүлевнаның моңлы җырлары үткәннәрне сагынып искә төшерсә, Рафаэль абыйның  дәртле гармун көе янәдән яшьлеккә алып кайтты. «Рәхәтләнеп җырладык та, биедек тә. Рәхмәт оештыручыларга!» – дип күтәренке кәеф белән саубуллашты кунакларыбыз.
Чәчләренә чал төшкән саен, тормыш буразналары арткан саен өлкәннәребезнең сөйкемлелеге арта гына бара. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп озак яшәсеннәр иде алар. 

Ләйсән Миңнәхмәтова, Иске Дөреш авылы мәдәният йорты директоры. 
/ Фото Ләйсән Миңнәхмәтовадан алынды. 

«Гомернең алтын көзе»
Өлкәннәр декадасы кысаларында, 30 сентябрьдә, Мусабай-Завод авылының урта мәктәбе ашханәсендә «Гомернең алтын көзе» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева өлкәннәргә ихлас котлау сүзләрен ирештерде, аларга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән яшәүләрен теләде.
Мул табынлы өстәл артында утыручы өлкәннәребезне бәйрәм белән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Клара Габделхакова, мәктәп директоры Лилия Вилданова, балалар бакчасы мөдире Эльвира Нуртдинова да котлады. Урта мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары бәйрәм сәламнәрен матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр аша өлкәннәргә җиткерделәр. Һәр бәйрәмдә көтеп алынган, күп төрле уен коралларында уйнаучы җор сүзле авылдашыбыз Илмир Ямалов бәйрәмебез кунакларын җырлатты да, биетте дә, шаян сүзләре белән күңелләрен тагын да күтәрде. Моңлы тавышлы авылдашларыбыз гармунга кушылып үзләренең дәртле җырларын өлкәннәребезгә бүләк иттеләр.      
Ташкичү авылында да 1 октябрьдә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм мул табынлы өстәл артында, матур җырлар, тирән эчтәлекле шигырьләр тыңлап, бик күңелле узды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева котлау сүзләрен җиткерде, өлкәннәрнең сорауларын, фикерләрен тыңлады. Бәйрәмгә җыелган өлкәннәр китапханәче тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар, «Авылым елъязмасы» дип исемләнгән фотоальбомны кызыксынып карадылар, өйләренә китаплар яздырдылар. Кичәне клуб мөдире Айсылу Зарипова эчтәлекле сценарий буенча эзлекле итеп алып барды. Бәйрәм, өлкән буын апалар үзләре, мәктәп укучылары Диләрә белән Алинә башкаруындагы дәртле җырлар, шигырьләр, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Табын артында өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен яңартып, рәхәтләнеп сөйләштеләр,  изге теләкләрен юлладылар.
Гөлшат Салихова, Мусабай-Завод авыл китапханәсе мөдире. 
/ Фото Гөлшат Салиховадан алынды. 


Мерәс авылында Өлкәннәр көне авыл клубында үткәрелде. Клуб мөдире  Илнара Харисова кул осталарының эшләреннән бик матур күргәзмә оештырган иде. Анда Фәридә Әшрәфуллинаның, Ильмира Гайсинаның, Рәсимә Юнысованың, Гөлшат Нуртдинованың эшләре бар иде. Сәйдәшев исемендәге хужалык мул өстәл әзерләтте. Сәхнәдә авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт булды.
Икенче көнне Сәйдәшев исемендәге хуҗалык һәрбер өлкән кешегә 10ар килограмм шикәр комы бүләк итте. Олы кешеләрне хөрмәтләгән, шундый изге эшләрне оештырган һәркемгә рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев