"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Авылга үлем тынлыгы иңде. Капкалар йозакка бикләнде, көтү тукталды, гайбәтчеләр генә, тагы ниләр бар икән дип, вакыт-вакыт койма башларыннан урамга күз сала бирделәр.
Авыл җирлекләрендә яшелләндерү һәм чүп-чардан арындыру буенча шимбә өмәләре дәвам итә. Үткән ялларда авылларда спорт объектлары урнашкан биләмәләрдә чыршылар утырттылар. Түбән Суыксудагы «Алга» спорт комплексы тирәсен хәзер буе ике метрдан артык урман гүзәлләре бизи.
Борды авыл җирлегендә ул көнне бәйрәм рухы иртәдән үк сизелеп тора иде. Әнә өлкәннәр матур киенеп каядыр ашыгалар. Баксаң, бүген биредә өлкәннәрне хөрмәтлиләр һәм укытучылар көнен билгеләп үтәләр икән.
Тукай районында 24 мәктәптә һәм 28 балалар бакчасында 1 меңгә якын укытучы һәм тәрбияче эшли. Һөнәри бәйрәмнәрен алар быел да күтәренке рухта каршы алдылар. Район педагогларын «Энергетик» мәдәният сараена чакырып тәбрикләделәр.
Югары Байлар авылында гомер итүче Маһигөл Хөсәен кызы Кәрамовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ак әбине юбилее белән котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде.
0