Якты юл
  • Рус Тат
  • Авыл капкаларын кем шакый?

    Авылга үлем тынлыгы иңде. Капкалар йозакка бикләнде, көтү тукталды, гайбәтчеләр генә, тагы ниләр бар икән дип, вакыт-вакыт койма башларыннан урамга күз сала бирделәр.

    Авылга вирус кайткан, диләр. Бар кеше куркуда. Түбән оч Гәрәй Чаллыга кунакка баргач коронавирус йоктырган икән. Өч төн дусларында кунып яткан ди, шунда аңа зәхмәт кагылган да инде. Кайткач температурасы бер күтәрелгән моның, бер төшә икән... Салырга яраткан Гәрәй сәмәй эчеп дәвалана ди. 
    – Үлгәнче дәваханәгә илтәбез сине, – дип авыл фельшеры аның янына барса да, Гәрәй риза түгел. Үзе авыл буйлап йөри, бөтен кеше аннан куркып кача. Көчле ир-атлар аны тотып бәйләп илтергә кирәк дисәләр дә, бөтенесе чир йогар дип куркалар. Авыл халкының бар саклану чарасы бикләнеп яту булды. Битлек кенә сакламый, имеш, Гәрәйнеке башка төрле, көчле мутант вирус ди.
    Ята шулай Гәрәй чирлим дип, үзе салуыннан туктамый. Моның корсагындагы вируслар да бу кадәр эчүдән айный алмыйлар. Чаллы базарында сулышына килеп кергән вирус янына трамвайда барганда бер ханымның вирусы да койрык болгап Гәрәйнең эченә кереп җиткән. 
    – Мин монда хуҗа, чыгып кит! – дигән беренче вирус. – Үзем бетерәм бу Гәрәйне.
    – Син нәрсә, мин бит Дельта штаммы, әллә ишетмәдеңме? Үзем үпкәсен дә, йөрәген дә киптереп ашыйм, ычкын моннан! – дигән икенчесе.
    Коронавируслар сугыша ук башлаганнар, Гәрәй авыртуларга түзә алмыйча түшәмгә кадәр үк сикергән. Аптырагач тутырып бер стакан сәмәй салган да вирусларның кирәген биргән. 
    – Менә, синең аркада безне агулый ул, – ди икән вирусларның беренчесе.
    – Миңа рәхәт, ярый әле вакцина ясатмаган, икебезгә дә хана булыр иде, – дигән икенчесе.
    Шунда Гәрәйне калтыратырга тотынган, үләм дип уйлаган ул. Ничек кирәк шулай урамга чыгып егылган сәрхүш. Авылдашлары ашыгыч ярдәм чакыртып дәваханәгә озатканнар.
    – Үпкәңнең кырык проценты эштән чыккан, – дигәннәр аңа табиблар. Көчле дарулар, уколлар белән аны аңына китергәннәр. Шунда Гәрәй вирусларының да хәле беткән, җитмәсә, дуслашып үрчеп маташырга уйлаган булганнар. Вакытында өлгергән Гәрәй, көчкә сулый башлаган, аны кислород сулатып, системалар куеп тормышка кайтарганнар. Вируслар исә ничек итеп Гәрәйдән качарга микән дип уйлана башлаганнар. Берсе исә кечкенә кан тамырында качып калырга җай эзли башлаган.
    Ә авылда исә Гәрәйне озату шатлыгыннан бәйрәм ясаганнар. Әмма бу шатлык хәсрәткә әйләнгән, берәм-берәм көн саен кешеләр чирли башлаган. Баксаң, шәһәрдән тагы күп кенә вируслар «кунакка кайткан» икән. 
    Тагы авылда капкалар бикләнгән, халык пошаманга төшкән. Бер көнне капкаларны Вакцина исемле ханым шакыган.
    – Бу афәттән тик мин генә коткарам! Кертегез мине!
    – Чын вакцинамы син, әллә мошенникмы? – дигәннәр моңа.
    – Чын инде, чын, сыек чип түгел ич! – дигән Вакцина усалланып. – Юкса, Куар-код кертәм! – дип янаган. – Ансыз беркая бара алмыйсыз, хәтта бәдрәфкә дә...
    Авыл халкы курыккан, вакцина ясата башлаганнар.
    Берничә көннән дәваланып авылга Гәрәй дә кайтып төшкән. 
    – Дөрес эшлисез вакцина ясатып, чак үлемнән калдым. Эчүне дә ташлыйм, – дигән.
    Вакцинага ышанмаучылар да шактый икән авылда. 
    – Ясатмыйбыз, барыбер ышанмыйбыз, – диләр икән. – Әгерҗе урманына шалаш корып яшәргә китәбез.
    Андыйларның фикерләрен тиз үзгәрткәннәр, авыл кибетенә Куар-кодсыз кертми башлаганнар. Шикәрсез, тозсыз яшәп булмый шул, авыл халкы Чаллыга ашыккан. Баксаң, авылдан да вакцинасыз чыгармыйлар икән. Шәһәрдә хәлләр тагын да яманрак, вакцинасыз йөз метр да китә алмыйсың.
    – Ахырзаман җитә ахры, – дигәннәр авыл картлары.
    – Кар-кар, зиратта урын бар, – дип кычкырганнар козгыннар.
    Авылда ямь бетте, урамнардан хәзер сәрхүш Гәрәй дә җырлап узмый. Коронавирус зәхмәте дөньяның астын-өскә китерде. Хәзер күрше белән күрше очрашканда:
    – Вакцина ясаттыңмы? – дип сүз башлый.
    – Ясаттым, яшисе килә, – дип җавап бирә күршесе. 
    Ә сез ясаттыгызмы? Ясатмасагыз ашыгыгыз. Анда сезгә килергә тукталышта Коронавирус белән Вакцина ханым талашып, сугышып яталар. Шуларның берсе барыбер сезгә киләчәк. Көтеп торыгыз! 

    / Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан алынды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: