14 октябрь 2021 яңалыклары
-
Яшь гаиләләрне кайгыртып
Республикада авылда теркәлгән яшьләр өчен «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшләп килә. Анда тукайлылар да катнаша ала. Күптән түгел әлеге программага яшьләр өчен мөһим үзгәреш кертелде. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2021 елның 25 сентябреннән яшь гаиләләр Татарстанның теләсә кайсы территориясендә шушы программа буенча фатир яки йорт сатып алырга хокуклы. Әйтик, Тукай районында теркәлгән яшь гаилә Чаллы шәһәреннән фатирга ия була ала. Йорт яки квартира алганда дәүләт тарафыннан бәянең 30-35 проценты субсидияләнә, әмма ирнең дә, хатынның да яшьләре 35тән түбән булуы мәҗбүри шарт.
-
Чираттагы ярминкә – Новотроицкоеда
Өлкәннәр декадасы кысаларында октябрь аенда эре авылларда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә.
-
Авыл капкаларын кем шакый?
Авылга үлем тынлыгы иңде. Капкалар йозакка бикләнде, көтү тукталды, гайбәтчеләр генә, тагы ниләр бар икән дип, вакыт-вакыт койма башларыннан урамга күз сала бирделәр.
-
Өч балага әти дә, әни дә
«Нишләп әниләр көне бар, ә әтиләрнеке юк?» – дип аптыраган ир-атларның быел теләкләре чынга ашты: Россия Президенты указы белән Әтиләр көне, ниһаять, рәсмиләштерелде. Быелдан алып ул ел саен октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә бәйрәм ителәчәк.
-
Җәйге лагерь өчен акчалар кире кайтты
Быел туристик кешбэк программасы балаларның ял лагерьлары юлламаларына да кагылды. Шул уңайдан, 2021 елда татарстанлылар путевка сатып алганнан соң 430 млн сумга якын акчаны кире кайтардылар.