Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч балага әти дә, әни дә

«Нишләп әниләр көне бар, ә әтиләрнеке юк?» – дип аптыраган ир-атларның быел теләкләре чынга ашты: Россия Президенты указы белән Әтиләр көне, ниһаять, рәсмиләштерелде. Быелдан алып ул ел саен октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә бәйрәм ителәчәк. 

Шәхсән мин әлеге көннең булдырылуына куанам. Ник дигәндә, ир кеше гаилә тормышында, балаларны тәрбия кылуда хатын-кыз кебек үк үзеннән зур өлеш кертә. Әлбәттә, балалар кечкенә булган чакта алар күбесенчә әниләре кулында була, үсә төшкәч исә әтиләренә дә тартыла башлый. Ә бит киресенчә дә булырга мөмкин. Кайвакыт, төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә, ирләргә, хатын-кызга кебек, үз балаларына әтине дә, әнине дә алыштырырга туры килә. Иске Дөреш авылында яшәүче Илдар Гыйльфанов та шундыйлардан.
 Тормыш иптәше Зөһрә яман шеш авыруыннан фани дөньядан китеп баргач, аңа үзен кулга алырга, балаларын ялгызы тәрбияли башларга кирәк була.    
– Тумышым белән мин Яңа Бүләк авылы егете булсам да, элек гаиләм белән Чаллыда яшәп эшләдем. Өебездә татулык, бөтен яктан да тормышыбыз җитеш иде. Әмма хатыным Зөһрәдә һич көтмәгәндә яман шеш табылгач, безнең яшәеш аңлатып бетергесез рәвештә үзгәрде дисәм, ул сүзләр генә шул вакытта кичергәнне күрсәтеп-сурәтләп бетерә алмастыр. Шулай да иң авыры өч ел элек хәләл җефетем бик яшьли, 34 яшендә гүр иясе булгач башланды. Ул вакытта миңа да 42 генә иде әле. Кулымда өч бала белән ялгызым торып калгач, башта нишләргә белмәдем.
– Әйтеп бетергесез авыр булган инде сезгә, Илдар... Балаларыгыз да кечкенә булгандыр. Үзегезне ничек кулга алдыгыз, якыннарыгыз ярдәм иттеме?
– Авыр иде, әлбәттә. Минем кебек хәлдә калган кеше генә ул хәсрәтнең ни икәнен аңлый. Аннары, гел әниләренең тәрбиясендә булган балаларым үземә генә калгач бераз югалып та калдым. Алар кечкенә иде бит әле. Олы кызым Алиягә 7 яшь, уртанчысы Азалиягә – 3,  иң кечкенәсенә, улым Адельгә яшь ярым гына иде. Шулай да, аллага шөкер, ул авыр көннәрдә туганнарым, дусларым, күршеләр мине ялгыз калдырмадылар. Әтием Котдүс, сеңлем Гөлчәчәк, апам Гөлнара белән Фәнис җизни иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килделәр. Өч баламны да алар иң элек Яңа Бүләккә – туган йортыбызга алып кайттылар, карадылар, тәрбияләделәр. Ул вакытта үзем бераз шәһәрдә яшәп, эшләп тә йөрдем әле.
–  Якын кешеләрегездән бик уңгансыз икән, сөенеп куйдым. Ә шулай да, туган авылыгызга кайтмыйча, ничек итеп Иске Дөреш якларына килеп чыктыгыз соң? 
– Әтием үзенең ниндидер бер йомышы белән район башлыгына кергәч, Фаил Камаев минем белән булган хәл турында белеп алган. «Иске Дөреш авылында буш торучы муниципаль фатир бар, балалары белән шунда күчмәсме?» – дип ярдәм кулы сузды ул. Моның өчен бик рәхмәтлемен үзенә. Шушы вакытта мине онытмаган якыннарыма, барлык кешеләргә дә рәхмәтләремне җиткерәсем килә.
Һәм менә шуннан соң, балаларым белән Иске Дәрешкә барып урнаштык та инде.   
– Өч балага әти дә, әни дә булырга туры килә үзегезгә! Ризык әзерләү, өй җыештыру, башка төрле, гадәттә, хатын-кызлар гына башкара торган эшләргә өйрәнергә авыр булмадымы? 
– Башыңа төшсә барысына да өйрәнәсең икән ул. Мин дә өйрәндем. Җиңел диеп булмый, ләкин бер нияткә килсәң, барын да эшләргә була ул. Шуңа күрә өй эчендәге бар эшне дә беләм хәзер, яратып башкарам. Аннары, камыр ризыклары да пешерергә өйрәндем. Балаларым яратып сорый торган пицца, коймакны әзерлим, күңелләре булсын дип, гел сыйлап торырга тырышам. Ә болай, пешергән бер генә ризыктан да баш тартмыйлар, ашыйлар. 
– Алия хәзер мәктәптә укый, Азалия белән Адель балалар бакчасына йөриләрдер. Алар нинди булып үсәләр, әниләре Зөһрә ханымны хәтерлиләр, сагыналармы?
– Кызлар әниләрен хәтерлиләр, юксыналар, әлбәттә. Альбомдагы фотоларны карап, боегып та алалар, ләкин алай елаганнары юк. Ә менә улым Адель, иптәшем үлгәндә бик кечкенә булгач, хәтерләми инде әнисен. Шулай да, апалары белән фотосурәтләрне карап, әнисенең кем икәнен белә. Балалар белән үзем дә Зөһрәне еш искә алам, сагынам, уйларга чумам. Аннары, үземдә яңа көчләр табып, аның миңа бүләге булып калган сабыйларыбызны кеше итү теләге белән көндәлек мәшәкатъләрдә яшәвемне дәвам итәм.
 Алия хәзер Яңа Бүләк авылы мәктәбендә 4нче сыйныфта укый, Азалия һәм Адель Иске Дөрештә балалар бакчасына йөриләр. Олы кызым әнисе кебек бик тырыш, яхшы укый, төрле-төрле түгәрәкләргә йөри. Укытучысы Фәйрүзә апа гел мактап кына тора үзен, аллага шөкер!
 Балалар мәктәптә, балалар бакчасында булганда үзем дә тик тормыйм: төрле эшкә алынам, балаларымны матди яктан бар кирәк әйбер белән тәэмин итәргә тырышам. 
– Сез үзегезне көчле кеше дип саныйсызмы? Нинди дә булса хыяллар, теләкләр белән янып йөрисезме?
– Бу хәлләргә кадәр мөмкинлекләремә ышанып бетми идем. Хәзер исә үземне көчле кешеләр рәтенә кертә алам дип саныйм. Ә хыялларга килгәндә, күп инде алар. Шулай да иң-иң дигәннәре, әлбәттә, балалар белән бәйле. Аларга яхшы тәрбия биреп, чын кеше итеп үстерәсем килә. Менә шуңа ирешә алсам, бик бәхетле булыр идем.  
– Әтиләр көне уңаеннан, сезнең кебек балаларын үзләре генә үстергән ирләргә һәм, гомумән, барлык әти кешеләргә ни теләр идегез? 
– Тормышта нинди генә хәл булса да, югалып калмаска, «Мин булдырам», – дип, үз көчеңә ышанып яшәргә кирәк. Һәркемгә бу тормышта исән-имин булырга, тулы һәм матур гаиләдә, игелекле балалар үстереп яшәргә насыйп булсын! 

Реклама

/ Фотолар Илдар Гыйльфановның гаилә архивыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X