Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге лагерь өчен акчалар кире кайтты

Быел туристик кешбэк программасы балаларның ял лагерьлары юлламаларына да кагылды. Шул уңайдан, 2021 елда татарстанлылар путевка сатып алганнан соң 430 млн сумга якын акчаны кире кайтардылар.

Безнең районда да балаларын җәйге лагерьларга җибәрүчеләр программа ярдәмендә путевка өчен булган түләүнең ата-ана өлешен, ягъни 50 процентын кире кайтара алды. Район мәгариф бүлеге белгечләре биргән мәгълүматларга караганда, җәйге ялларын «Крылатый», «Звездный», «Балкыш» лагеренда уздырган балаларның әти-әниләренә дә акчаларының яртысы кешбэк белән кире кайткан инде. «Әйтик, “Балкыш” лагеренда ял иткәннәрнең барысына да җәмгысы 10 мең сумнан артып киткән кешбэк акчалары күчерелде», – диде әлеге лагерьның директоры Әлфия Шәйдуллина. 
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге программа шартлары буенча, юллама өчен ата-аналарга «Мир» картасы белән түләргә кирәк. Шул очракта гына түләгән акчаның яртысы кире әлеге картага кайта.      
   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев