Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларны чыршылар бизи

Авыл җирлекләрендә яшелләндерү һәм чүп-чардан арындыру буенча шимбә өмәләре дәвам итә. Үткән ялларда авылларда спорт объектлары урнашкан биләмәләрдә чыршылар утырттылар. Түбән Суыксудагы «Алга» спорт комплексы тирәсен хәзер буе ике метрдан артык урман гүзәлләре бизи.

Круглое Поле поселогында да егермедән артык чыршы «Акчарлак» йөзү бассейны янында үз урынын тапты. Сосновый Бор поселогында да агач утырту өмәсе оешкан төстә булды. Яңа поселогындагы чаңгы базасы каршында да яңа утырткан чыршылар бик күркәм күренәләр. Биредә барысы 85 төп үсенте утыртылды. Аларны Саба районы Миңгәр авылы урманнарыннан алып кайтканнар. Биредә урманнарны сирәклиләр икән.  Районыбызга кайтарылган агач үсентеләре Мәләкәс, Князево, Иске Абдул, Бәтке авыллары паркларына да утыртылды.
Өмәләр алдагы ялларда да дәвам итәчәк. Аларда райондашларны актив катнашырга чакыралар. 

/ Фото Илнур Гәрәевтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев