Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак яулыклы Маһигөл апа

Югары Байлар авылында гомер итүче Маһигөл Хөсәен кызы Кәрамовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ак әбине юбилее белән котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. 

Маһигөл 1931 елда шушы авылда дөньяга килә. Аның үсмер чагы сугыш елларына туры килә.
– Бик авыр еллар иде, – дип сөйли ул. – Ачтан интектек, кияргә кием юк иде. Өлкәннәр белән бергә басуда, ындыр табагында эшләдек. 
Маһигөлнең әтисе 1941 елда фронтка китә Авыр яраланып, бер аягын яу кырында өздереп, 1944 елда Югары Байларга кайтып төшә.
Ачлы-туклы, ялангач булсалар да, тормыш авырлыкларын җиңеп үсә кыз. Үз авылларында кияүгә чыга, тормыш иптәше белән дүрт кыз бала тәрбияләп үстерәләр, тормышка чыгаралар.
– Аллаһыма шөкер, бүген кызларым-кияүләрем тәрбиясендә яшим, – ди ул сөенеп. – Унбер оныгым, ундүрт оныкчыгым бар, исән-сау булсыннар.
Маһигөл әбинең саулыгы да әле сөбханалла: күзләре әйбәт күрә, колаклары ишетә, таякка таянып булса да ишегалдында йөри.
Ветеранга бүләк итеп Әлфия Когогина матур чәй сервисы, чәчәкләр һәм чәй тәм-томнары алып килгән. Депутат белән Маһинур әби узган яшьлек, яшәлгән гомер хакында гәп кордылар. Әлфия ханым үз әбисенең яшьлеге хакында сөйләгәннәрен дә искә төшерде. 
Маһигөл Кәрамованы Тукай районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева тәбрик итте һәм бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук Владимир Путинның рәхмәт һәм котлау хатын кулына тоттырды. Ветеранны котларга килгән авылдашлары да җылы, эчкерсез тәбрик сүзләрен җиткерделәр. 
Җанлы әңгәмә чәй өстәле янында дәвам итте. Кунаклар Маһигөл әбинең гыйбрәтле тормыш юлында булган хатирәләрне тыңладылар, Дәүләт Думасы депутатына сораулар да бирделәр. Әлфия Когогина татар әбиләренең ак яулыклы сөйкемле булуларына кат-кат елмаеп басым ясады, аларга саулык теләде.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев