Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

#ТукайЯшьләре

25-27 сентябрь көннәрендә районның яшь буын вәкилләре – иң актив, иң креатив 50 егет һәм кыз Иске Дөреш авылының «Балкыш» сәламәтләндерү лагерена җыелды. Форумда 18дән 35 яшькә кадәрге тукайлылар катнашты. Яшьләр форумы – август ахырында башланган акциянең дәвамы. Ул вакытта безнең районга «Яшьләр вакыты» автобусы килгән иде. Анда яшь тукайлыларның 10 проекты буенча фикер алышулар барды. Ахырда Лиана Сафиуллинаның «Яшьләр форумы» дип исемләнгән проекты иң яхшысы дип табылды. Лиана районда яшьләр өчен форумнар уздыру традициясен кайтару яклы. Бу проект барлык кеше тарфыннан хупланды һәм тормышка ашты. 

Һәр авыл җирлегендә яшьләр сәясәте буенча җирлек башлыгы ярдәмчеләре билгеләнде. Яшел төстәге #ТукайЯшьләре логотибы төшерелгән футболкалар кигән яшьләр районның киләчәге буенча фикер алыштылар. 
Форум башланганчы активистлар онлайн режимда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының эшчәнлеге белән танышып үттеләр. Форум программасы да бик эчтәлекле. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәевның әйтүенчә, беренче көнендә төрле юнәлештә эшләүче белгечләр белән очрашулар оештырылды. Аннан соң форумда катнашучылар Түбән Суыксуда урнашкан «Алга» спорткомплексына һәм Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейнына барып, мини-футбол уйнадылар, тренажерларда шөгыльләнделәр, теләге булган кешеләргә йөзү мөмкинлеге дә булды. Мондый заманча спорт объектларында шөгыльләнү яшьләрнең күңеленә бик тә хуш килде.
Икенче көнне төркем-нәрдә эшләү, ягъни тренинг оештырылды. Анда яшьләр сәясәтенә кагылышлы сораулар күтәрелде. Шулай ук авыл мәдәният йортлары проблемасы да читтә калмады. Яшьләрне бу учреждениеләрнең эш тәртибе борчый, чөнки алар кичке алтыга хәтле генә эшли. Һәм, яшьләр фикеренчә, бу дөрес түгел. Кичке алтыдан соң алар кая барырга тиеш? Буш вакытларын кайда үткәрсеннәр? Бу сорауларны активистлар район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык вәкиле Илнур Сәгыйтов катнашында оештырылган түгәрәк өстәл артында да бирделәр. Ул ачык әңгәмә форматында узды. Фаил Камаев һәр сорауны тыңларга һәм чишәргә булышырга әзерлеген белдерде. Чөнки районның киләчәге яшь буын кулында. Бүген шәһәр яны районында кадрларга кытлык күзәтелә. Авыл хуҗалыгы, медицина өлкәләрендә белгечләр җитми. Соңгы елларда районда мәктәпләр яңара. Тик, кызганычка каршы, яшьләр белем бирү учреждениеләрендә эшләргә дә ашыкмый. Бу хәлне ничек үзгәртергә? Район тормышын тагын да кызыклырак һәм матуррак итү өчен нинди эшләр башкарырга? 
Форумда катнашучылар һәр күтәрелгән мәсьәлә буенча үз фикерләрен белдерделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры җитәкчеләргә бирделәр. Мәсәлән, туган авылына эшләргә кайткан яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Әйтик, Борды авылында яшәүче яшь гаиләнең үз хуҗалыгы бар. Алар аны тагын да үстереп, гаилә фермасы төзергә ниятлиләр. Бу гаиләне җитәкчелек ягыннан нинди ярдәм булачагы кызыксындыра. Аларның фикерләрен җитәкчелек игътибар белән тыңлады. Гомумән, бер генә мәсьәлә дә күз уңыннан читтә калмады. Биредә үк Тукай районының җирле грантын булдыру турында карар кабул ителде. Бу грант көн кадагындагы мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелгән проект хуҗаларына бүләк булачак. Район башлыгы бу идеяне хуплады. Хәзер булачак грантның нигезләмәсе эшләнә. 
Форумның соңгы көнендә киләчәккә эш планы турында сөйләштеләр. Хәзер һәр авыл җирлегендә авыл яшьләре белән очрашулар уздырылачак. Җаваплы яшьләр форумда алган тәэсирләре белән бүлешәчәк. Һәр яшь кешенең ихтыяҗын, аның кызыксынуларын ачыклау бурычы тора. Лидерлар үз авыл җирлекләрендә инициатив төркем булдырырга тиеш. 

 

Диларә Һадиева,
18 яшь, Иштирәк авылы:

– Яшьләр форумы миңа бик ошады. Бу чарага килә алуыма шатланам. Без анда яңа белемнәр алдык. Үзебез өчен кызыклы бик күп яңалыклар белдек. Яңа дуслар, яшьтәшләр белән таныштык. Бу өч көн эчендә бер-беребезгә нык якынлаштык, аерылышу да авыр булды хәтта. Форум бик бай эчтәлекле иде, анда төрледән-төрле чаралар үткәрелде. Без спорткомплексына, бассейнга бардык, рус һәм татар телләрендә бик кызыклы фильмнар карадык, «Сафари» исемле кавер-группа башкаруында бик матур җырлар да тыңладык. Миңа бигрәк тә командада эшләү ошады. Без бер-беребезгә мөрәҗәгать итәргә, бергә эшләргә, бердәм булырга өйрәндек. Безнең өчен «Шәһәр көне» дип исемләнгән уен оештырдылар. Бу уен безне берләштерде, без үзебезне зур тату гаилә кебек хис иттек. 
Мин бу чарадан бик канәгать булып кайттым. Тукай районы яшьләренең талантлы, перспективалы икәненә төшендем. Көчләребезне берләштерсәк, без, һичшиксез, Тукай районының данын күтәрәчәкбез һәм тормышыбызны тагын да ямьлерәк итәчәкбез.

 

Илмир Габидуллин, 25 яшь, 
Иске Абдул авылы: 

– Мин дә форумнан бик канәгать калдым. Без бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Нинди генә эшкә тотынсак та, мин районнан ярдәм булачагына инандым. Безнең белән «Яшьләр көне» уенын оештырдылар. Аның барышында бу чараның барлык нечкәлекләрен, кем нәрсә өчен җаваплы икәнлеген аңлаттылар. Бу бәйрәм тиешле дәрәҗәдә үтсен өчен бик күп таләпләр куела икән. 
Төрле юнәлештәге белгечләрнең чыгышларын кызыксынып тыңлап утырдым. Безгә хокукый, икътисадый белем җитми икән. Үзебезгә шундый ачыш ясадык.
Мин туган авылымда механизатор булып эшлим. Буш вакытта сәхнәдә чыгыш ясыйм – туганым белән дуэт оештырдык. Бер карасаң, без – җырчылар, чыгасың да җырлыйсың кебек. Ә бактың исә, дуэт та команда икән. Бу эштә дә команда белән эшләү бик мөһим, бердәм булырга, бер-береңнең идеяләрен тыңлап, бергә эш итеп кенә команда белән алга китеп була. 
Гомумән, форумнан бик күп позитив энергия, көч алдым. Бу өч көн миндә бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды.
Мондый чаралар киләчәктә дәвам итсен. Без аларда бик теләп катнашачакбыз. Икенче форумда без инде урыннарда яшьләр белән эш оештыру буенча имтихан тотачакбыз!

/ Фәнис Ихсанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев