Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар ярминкәдә

26 сентябрьдә район мәгариф хезмәткәрләре Казанда агросәнәгать паркында үткән ярминкәгә барды.

Үз бакчаларында үстерелгән күпләгән төр яшелчә, җиләк-җимеш белән анда Калмаш һәм Түбән Суыксу мәктәпләре катнашты. Продукцияне бу учреждениеләрнең җитәкчеләре Айрат Габдуллин һәм Венера Сафиуллина алып барды. Аларның әйтүенчә, ярминкәгә алып килгән барлык яшелчә һәм җиләк-җимешләр тиз арада сатылып беткән. «Аерата бәрәңге, суган һәм ташкабакны бик теләп сатып алдылар, барлыгы 1 тоннадан артык продукция сатылды, Казан кунакларына тукайлылар чәй табыны да әзерләгәннәр иде», – дип хәбәр иттеләр оештыручылар. Актив катнашулары өчен тукайлылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев