Яңалыклар
Тукайлыларны керемнәренә декларация тутырырга соңга калмаска чакыралар
Шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар, шәхси практика белән шөгыльләнүче физик затлар салым органына керемнәреннән декларация тапшырырга тиеш. Шулай ук 2016 елда милек, кыйммәтле кәгазьләр, устав капиталы өлеше сатудан, фатирын, бүлмәсен һәм башка биналарын арендага бирүдән, бүләк алудан, лотереяда отудан алынган һ. б. шундый керемнәрдән дә декларация тапшыру сорала. Срок - 2017...
Шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар, шәхси практика белән шөгыльләнүче физик затлар салым органына керемнәреннән декларация тапшырырга тиеш. Шулай ук 2016 елда милек, кыйммәтле кәгазьләр, устав капиталы өлеше сатудан, фатирын, бүлмәсен һәм башка биналарын арендага бирүдән, бүләк алудан, лотереяда отудан алынган һ. б. шундый керемнәрдән дә декларация тапшыру сорала. Срок - 2017 елның 2 маена кадәр. Соңга калган очракта штрафлар карала.
Декларацияне Федераль салым хезмәте сайтының «Программные средства» бүлегендә «Декларация 2016» программасын кулланып тутырырга була. Бу эшне «Салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты» аша да башкарырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР буенча 9нчы районара салым инспекциясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев