Тукай районында «Сузуки» 7нче модель «Лада» белән бәрелешкән һәм әйләнеп капланган
Яңалыклар

Тукай районында «Сузуки» 7нче модель «Лада» белән бәрелешкән һәм әйләнеп капланган

Авария кичә Чаллы – Водозабор трассасының 10нчы чакрымында килеп чыккан.

Тукай районында «Сузуки» автомобиле 7нче модель «Лада» белән «маңгайга-маңгай» бәрелешкән һәм юл читенә әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/08/03/006.jpg

Авария кичә Чаллы – Водозабор трассасының 10нчы чакрымында килеп чыккан.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/08/03/003.jpg

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре автомобильләрнең аккумуляторларын өзгән, авария булган урынны тикшергән һәм зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәткән.

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/08/03/004.jpg

Авария нәтиҗәсендә чит ил автомобиленең 48 яшьлек пассажиры зыян күргән. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан. 

https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/08/03/005.jpg


Нет комментариев