Әлеге чарада Теләнче Тамак авылының урта мәктәбе укучылары, шулай ук аларның сыйныф җитәкчеләре катнашты. «Ачык ишекләр көне» уңаеннан, мәктәп укучылары янгын сүндерү хезмәтенең күпьеллык тарихы, аның принциплары, эшләү тәртибе белән таныштылар. Теләнче Тамак авылының янгын сүндерү постында торган машиналар, коткару техникасын күрделәр. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Экскурсия алар өчен бик...
Әлеге чарада Теләнче Тамак авылының урта мәктәбе укучылары, шулай ук аларның сыйныф җитәкчеләре катнашты. «Ачык ишекләр көне» уңаеннан, мәктәп укучылары янгын сүндерү хезмәтенең күпьеллык тарихы, аның принциплары, эшләү тәртибе белән таныштылар. Теләнче Тамак авылының янгын сүндерү постында торган машиналар, коткару техникасын күрделәр. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Экскурсия алар өчен бик файдалы булды, дип хәбәр итә безгә Теләнче Тамак авылының янгын сүндерү посты җитәкчесе Гөлүс Әгълиуллин.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев