Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тугыз колбаса урлаган өчен колониягә җибәрделәр

Беренчел тикшерүләр вакытында ир-ат үз гаебен танымаган һәм сөйләүдән баш тарткан.

Чаллыда суд тугыз колбаса урлаган ир-атны колониягә җибәрде. Бу хакта шәһәр суды хәбәр итә.

Бу хәл ЗЯБ бистәсенең 15нче комплексында булган. Спорт костюмы кигән ир-ат кибеткә кергән, суыткычтан тугыз колбаса алган, аларны куртка эченә яшергән һәм чыгу юлына юнәлгән. Кибет директоры һәм сатучы аның артыннан йөгергән, кибет ишегеннән чыкканда каракны тотканнар һәм товарны тартып алганнар.

Табышсыз калган ир-ат качарга булган. Әмма аны кибет янында сак предприятиесе хезмәткәрләре тоткарлаган.

Беренчел тикшерүләр вакытында ир-ат үз гаебен танымаган һәм сөйләүдән баш тарткан. Суд колбаса урлаучының гаебе исбатланган дип исәпләгән һәм аны бер елга гомуми режимлы колониягә җибәргән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев