Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туганына үтерү белән янаган

Узган атна барышында район Эчке эшләр бүлегенең дежур часте 139 хәбәр кабул иткән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 11 җинаять эше кузгатылган.

Круглое Поле поселогында яшәүче 28 яшьлек ир-ат бәхәс вакытында үзенең 39 яшьлек хатынын кыйный һәм аның сәламәтлегенә җитди зыян китерә. Шушы ук поселокта яшәүче 51 яшьлек ир-ат үзенең 54 яшьлек туганының гаражына кереп, аның мотокультиваторын урлап чыга. 25 апрель көнне Яңа поселогында яшәүче 28 яшьлек хатын-кыз үзе белән бергә яшәүче 41 яшьлек апасына үтерү белән яный. Мәләкәстә шундый хәл 1 май көнне теркәлә. Бу очракта 47 яшьлек ир-ат 45 яшьлек хатын-кызны үтерәм дип куркыта. «Түбән Кама» милли паркында урман үсентеләрен законсыз кискән билгесез затларга карата да җинаять эше кузгатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев