Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тормыш матур!» программасын тормышка ашыру

«Тормыш матур!» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Үзрегуляция ысулларын өйрәнү» дип исемләнгән тренинг үткәрде.

Тренинг психик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, стресслы хәлләрне кисәтүгә, психологик тотрыклылык булдыруга, үз-үзеңне камилләштерүгә һәм мотивация булдыруга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары-балигъ булмаганнарга үзрегуляция алымнарын үзләштерергә ярдәм итү, критик хәлләрдә психик тотрыклылыгын арттыручы белемнәр белән коралландыру.

Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән 28 балигъ булмаган бала катнашты.

Тренинг вакытында психолог балалар белән үз халәтен көйләү күнекмәләрен уңышлы үзләштерүгә юнәлдерелгән практик күнегүләр үткәрде: үзмассаж (кул, йөз, актив нокталар), сулыш күнегүләре, «Водопад», аутотренинг.

Тренинг ахырында психолог балаларга алган белемнәрен стресслы ситуацияләр килеп чыкканда кулланырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев