Тимерьюлчы хезмәтендә гаилә династияләре белән эшлиләр
Гаиләсендә өченче буын тимерьюлчы, инде 20 ел шушы тармакта эшләүче, бүгенге көндә тимер юл станцияләре белән эшләүче Түбән Кама үзәгенең Круглое Поледагы бүлек башлыгы Юлия Еромасовага «Тимер юл транспортындагы бик яхшы хезмәте өчен» билгесе тапшырылды.
Узган атнада тимерьюлчылар 122нче тапкыр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Круглое Поле станциясендә дә әлеге бәйрәмне һәр елдагыча зурлап уздырдылар. 700гә якын хезмәткәрне берләштерүче Круглое Поле станциясе Куйбышев тимер юлларының төп үзәкләренннән берсе санала. «Бәхетле билет» дип аталган бәйрәм чарасына бүгенге көндә әлеге тармакта хезмәт куючылар да, гомерләрен тимер юл эшенә багышлап, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучылар да чакырылган иде.
Чара Куйбышев тимер юлларының баш инженер урынбасары Ринат Яруллин чыгышыннан башланды. Ул барлык килгән кунакларны сәламләп, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Регионда Круглое Поле станциясенең җитештерү күрсәткечләре яхшы һәм аның хезмәткәрләре бүгенге күркәм бәйрәмгә лаек, дип әйтеп узды ул.
– Станция ветераннары КАМАЗ, Нижнекамскнефтехим, Нижнекамскшина, Менделеевск-Азот кебек предприятиеләр төзелешенә зур өлеш кертте. Шулай ук алар эшләгән дәвердә ТАИФ, ТАНЕКО, Аммоний кебек гигантлар, Алабуга махсус икътисадый зонасы барлыкка килде. Бүген республикада җитештерелә торган продукциянең 84 проценты безнең регион тимер юллары аша үтә, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Ринат Яруллин.
Аннары ул озак еллар тимер юлда эшләүче хезмәткәрләр Лилия Вәлиевага, Владимир Журавлевка һәм Юлия Еромасовага «Тимер юл транспортындагы бик яхшы хезмәте өчен» дигән мактаулы билгеләр тапшырды.
Шуларның берсе Юлия Еромасова белән безгә бераз аралашып алу мөмкинлеге туды. Ул – тимерьюлчылар гаиләсендә дөньяга килгән кыз. Әтисе Владимир Бөгелмә станциясендә машинист, әнисе Галина техник-расшифровщик булып эшли. Балачактан ук кыз әти-
әнисенең эшен күреп, аңлап үсә һәм үзе дә һич икеләнмичә шушы һөнәрне сайлый. Мәктәпне тәмамлагач, Самара тимер юл институтына укырга керә, 1997 елда аны тәмамлый. Яшь белгеч башта Бөгелмә станциясенә оператор булып урнаша, ә соңрак Круглое Поле станциясендә юл хәрәкәте иминлеге буенча ревизор булып эшли башлый. Бүген ул, әйткәнебезчә, станцияләр белән эшләү бүлеген җитәкли.
– Институт тәмамлаганнан бирле – 20 ел инде тимер юлда эшлим. Менә улым да үсеп килә, ул да шушы тармакта эшләргә хыяллана, – дип сөйләде Юлия Еромасова.
Ул көнне сәхнә котлаулардан тынып тормады, эшләрендә уңышларга ирешкән күп хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район хакимиятенең һәм тимер юллар җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев