Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда ВИЧ белән авыручылар саны арткан

Роспотребнадзор экспертлары 2018 елның беренче яртыеллыгында вируслы авырулар мониторингы буенча йомгаклар ясады.

Татарстанда 2018 ел башыннан ВИЧ белән авыручылар саны 11,5 процентка арткан. Шулай ук хастаханәдән тыш пневмония белән чирләүчеләр саны 60 процентка һәм вируслы хроник гепатит белән авыручылар 33 проценттан арткан. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 2018 елның беренче яртыеллыгында вируслы авырулар мониторингы йомгаклары буенча хисапта әйтелә.

Шулай ук белгечләр вируслы кискен А гепатиты белән чирләү дүрт тапкыр чамасы, энтеровируслы инфекция белән 62,3 процентка, гонококколы инфекция белән 30,2 процентка, лямблиоз һәм токсокароз белән 28,6 процентка, җил чәчәге белән авыручылар 22,9 процентка кимегәнлеген билгеләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев