Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коммуналь түләүләр буенча бурычы булганга, 10 мең кеше илдән чыга алмый

Ел башыннан алып, приставлар торак-коммуналь хезмәтләр буенча 350 меңнән артык бурыч җыеп алган.

Татарстанда 10 мең кеше коммуналь түләүләр буенча бурычлары аркасында ил чикләреннән чыга алмый. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Ел башыннан алып, Татарстанның суд приставлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен 384 мең сум бурыч җыеп алган. “Коммуналка” өчен бурычлары булу аркасында, 10 меңгә якын татарстанлы Россия чикләрен чыга алмый.

ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе матбугат-хезмәте белдерүенчә, бурычлар булу-булмавын Суд приставлары федераль хезмәте сайтының “Башкарма җитештерү мәгълүматлары банкы” бүлегендә яки суд приставлары федераль хезмәтенең мобиль кушымтасында белергә мөмкин. Шулай ук, сервис аркылы бурычларны онлайн режимда да түләргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев