Татарстанда «Юлларда балалар» операциясе старт алды
Яңалыклар

Татарстанда «Юлларда балалар» операциясе старт алды

Бүген, 1 августта, Татарстанда «Юлларда балалар»масштаблы чарасы башланды.

Операция 10 августка кадәр дәвам итәчәк һәм балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән. 
Операция кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары белән профилактик чаралар үткәрәчәк, балигъ булмаганнарның юл йөрү кагыйдәләрен бозуларын булдырмаячак һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның транспорт белән идарә итүенә юл куймауга аерым игътибар бирәчәк. 
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны уяулыкка һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев