Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бөртекле культураларны җыюга барлык районнар да кереште

2 августка уртача уңдырышлылык бер гектардан - 30 центнер.

Быелгы уңышны җыюга республиканың барлык районнары да кереште. Татарстанда урак башланганнан бирле 10 көн эчендә 214,7 мең га мәйданда бөртекле культуралар суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Оператив белешмәләргә караганда, 2 августка республика буенча тулаем ашлык уңышы 643,2 мең тоннаны тәшкил итә. Уртача уңдырышлылык бер гектардан - 30 центнер. Көндезге вакытта суктыру буенча алдынгылар рәтендә Чистай (8,6 мең тонна), Нурлат (7,7 мең тонна), Актаныш һәм Сарман (6,1 меңәр тонна) районнары.

Республика игенчеләре көзге арыш, көзге бодай, арпа уңышын җыялар. Бүгенгә көзге арышның уртача уңдырышлылыгы - 25,6 ц/га. Көзге бодай - 31 ц/га, арпа гектарыннан 27,9 ц чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев