Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 1 млн гектардан күбрәк мәйданда игеннәр суктырылган

2,7 млн тоннага якын бөртекле ашлык амбарларга керде, Татарстан буенча уртача уңыш – 26,4 ц/га.

Татарстанда 1 млн гектардан артык мәйданда игеннәр суктырылган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул хакта әйтте. Бу турыда Республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Республикада 69 процент мәйданнан иген суктырылган. 2,7 млн тоннага якын бөртекле ашлык амбарларга керде, Татарстан буенча уртача уңыш – 26,4 ц/га.

«Һава торышы уңышка шактый тәэсир итте, әмма сәбәп анда гына түгел», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Аның сүзләренчә, бөртеклеләрне җыю нәтиҗәләре районнар буенча сизелерлек аерыла. Ул Апас районы буенча мисал китерде – ике күрше авыл хуҗалыгы предприятиесендә уңыш 44 ц/га һәм 21,7 ц/га.

Марат Әхмәтов тагын әлегә кадәр борчакны да суктырып бетермәгән районнарны билгеләп үтте. Болар - Мамадыш, Балык Бистәсе, Тукай, Лениногорск районнары.

Уҗым культураларын чәчүгә килгәндә исә, ул хәбәр иткәнчә: бүгенгә республикада 270 мең га уҗымнар чәчелгән – бу планның яртысы. Планнан 60%ка якынын Кукмара, Мамадыш, Саба, Әгерҗе, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары чәчкән. Әлки 11,6 мең га), Азнакай (11,0), Сарман (10,2) һәм Арча (8,9) районнарында да зур мәйданнар чәчелгән. Артта калучылар – Бөгелмә (17%), Буа (17%), Спас (22%), Чирмешән (27%) һәм Түбән Кама (26%) районнары.

Туңга сөрү республикада 400 мең га тәшкил итә, шуның өчтән бере тирән сөрү, көн саен 20-25 мең га мәйдан эшкәртелә.

«Бу атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре фактта ситуацияне ачыклау өчен берничә район басуларын карап чыктылар, - диде Марат Әхмәтов. – Төп эшкәртү буенча эшне көчәйтүне үтенәм. Техник потенциал һәм көннәр матур тору моңа ярдәм генә».

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/25/170343/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев