Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан – уңыш күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында

Татарстан игенчеләре бер гектардан 26 центнер уңыш җыеп алган.

Татарстан игенчеләре бер гектар мәйданнан 26 центнер икмәк суктырган. Уңыш күләме буенча, республика, Идел буе федераль округындагы 14 субъект арасында беренче урында бара. Бу хакта бүген  матбугат очрашуында Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Идел буе федераль округында 14 субъект бар. Шулар арасында, бер гектар мәйданнан иң зур уңыш алучы төбәк буларак, Татарстан беренче урында.

Республика басуларыннан бер гектар мәйданда 26 центнер ашлык суктырылды. Икенче урында - Пенза. Ул климатик яктан уңайрак саналса да, бер гектардан 25,3 центнер уңыш алды. Өченче баскычта – Мордовия (25,5 ц/га). Ут күршебез Оренбург игенчеләре бер гектардан 9 центнер тирәсе генә икмәк суктырды. 
Әйтергә кирәк, быелгы һава шартларының кырыс булуы уңышка тискәре йогынты ясады. Июнь-июль айларында республика буенча 17 районда гадәттән тыш хәл режимы игълан иттек хәтта. Чөнки җирдә дым бөтенләй юк диярлек иде”, - диде урынбасар.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X