Татарстан авылларында мобиль хәрби-спорт үзәкләре челтәре булдырылачак
Яңалыклар

Татарстан авылларында мобиль хәрби-спорт үзәкләре челтәре булдырылачак

Татарстанның авыл җирлекләрендә яшьләр өчен хәрби-спорт үзәкләре оештырылачак. Әлеге үзәкләрне СВО ветераннары җитәкләячәк, алар яшьләр белән эшләү өчен махсус курслар узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыров сөйләде.

«Бу проект «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы кысаларында үткәрелә торган чараларның бер өлеше. Инициатива яшьләр оешмалары каршында хәрби-спорт үзәкләре челтәрен булдыруга юнәлтелгән. СВО зонасыннан кайткан егетләрне без эшкә алачакбыз һәм яшьләр белән эшләү буенча махсус программа нигезендә укытырга җибәрәчәкбез», – дип аңлатты министр.

Аның сүзләренчә, әлеге үзәкләр мобиль форматта булачак һәм авыл мәктәпләре арасында күчеп йөреп эшләячәк.

Яшьләр өчен мондый мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев