Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татарча диктант” чарасын оештыручылар еш очрый торган хаталарны атады

Кайбер хәрефләр һәм парлы сүзләр язылышына, аерымланган хәлләргә игътибар итәргә кирәк, ди Гөлназ Мөгътәсимова.

“Татарча диктант”ны язганда еш очрый торган хаталар билгеле. Бу хакта бүген әлеге акцияне уздыруга багышланган матбугат очрашуындаКФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова әйтте.

“Узган елгы тәҗрибәләрдән чыгып, шуны әйтә алабыз. “О”, “ө”, “ү”, “э” хәрефләренең язылышына игътибар итсәләр яхшы булыр иде. Кайбер парлы сүзләрдә еш кына хаталар китә. Тыныш билгеләре куелышында һәрвакыт аерымланган хәлләр кыенлык тудыра”, - диде галимә.

Гөлназ Мөгътәсимова диктант текстының укылыш үзенчәлекләренә дә тукталып үтте. “Текст язарга берәүне дә мәҗбүри китермиләр. Бу – шатлыклы вакыйга, үзеңне сынап карау гына. Бишлегә язсалар, әлбәттә, шатланабыз, икеле куелмый.  Иң элек текст тулысынча, аннары җөмләләп укыла. Өченче тапкыр, сүзтезмә һәм сүзләп әйтелгәч кенә язарга керешәләр", - диде доцент.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев