Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайты массакүләм ddos-hөҗүменә дучар ителде

Бу турыдагы мәгълүмат хокук саклау органнарына җибәреләчәк. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайты массакүләм ddos-hөҗүменә дучар ителде. Әлеге hөҗүм үткән көнне, 24 февральдә, кичке дүртләр тирәсендә башланган иде, әле хәзер дә дәвам итә. Шушы вакыт эчендә "Татар-информ" сайты гадәти режимда эшли алмый. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы hәм "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте белгечләре әлеге hөҗүмнәрне...

Бу турыдагы мәгълүмат хокук саклау органнарына җибәреләчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайты массакүләм ddos-hөҗүменә дучар ителде. Әлеге hөҗүм үткән көнне, 24 февральдә, кичке дүртләр тирәсендә башланган иде, әле хәзер дә дәвам итә.

Шушы вакыт эчендә "Татар-информ" сайты гадәти режимда эшли алмый.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы hәм "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте белгечләре әлеге hөҗүмнәрне юкка чыгару өстендә эшли. Безнең сайтларны укучылардан әлеге уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Якын арада булган кимчелекләрне бетерербез дип, ышандырабыз. Хәл чынлап та бик җитди, шуңа күрә дә барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәчәкбез," - дип белдерде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыков.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы hәм "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте белгечләре ачыклавынча массакүләм ddos-hөҗүме төрле IP-адреслардан алып барылган. Бу турыдагы мәгълүмат хокук саклау органнарына җибәреләчәк.

Сүз уңаеннан, мондый hөҗүмнәр иң көчле hәм иң кыйммәтле дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев