Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихны ничек язарга?

«Без тарихта эзлебез», «Тарихы барның киләчәге бар» кебек матур әйтемнәр дә бар, үз авылыньң тарихы булу белән горурланучылар да күп, авылы тарихын язарга теләүчеләр дә шактый. Ә менә тәвәккәлләп язарга алынучылар сирәк. Ни өчен дигәндә, минемчә, аларны өч нәрсә куркыта, ягъни өч киртә бар.

Мин авылыбызның 350 еллык тарихы турында ике китап яздым. Бу өлкәдә 60 елдан артык шөгыльләнүче буларак, бу киртәләрне үтәргә һәм авылларыгыз тарихын язуга алынуга ярдәм итәргә телим.
Беренче киртә: «Авылга нигез салыну елын белмим», – диләр. Борынгы чордарак төзелгән авылларның бик сирәгенең генә нигез салыну елы билгеле. Нәрсә эшләргә? Татар энциклопедиясе сүзлегендә һәр авыл турында мәгълүмат бар: 1) Ул авылга XVII гасыр башында яки уртасында нигез салынган диелгән. Бу мәгълүмат дөрес, чөнки ул тарихи язмаларга һәм архив документларына нигезләнеп язылган. Сезнең авылыгыз авыл буларак искә алынган икән, ул шушы датадан иллеме, йөзме ел элегрәк барлыкка килгән булырга тиеш. Әнә шулай дип язарга кирәк. 2) Күпчелек авыллар турында: «Фәләненче (әйтик, 1773нче) елдан билгеле», – диелгән. Бу – авылыгызның урыс хакимиятендә исәпкә алыну елы. Монда да, авыл буларак исәпкә алынган икән, ул аннан элегрәк барлыкка килгән булган. Зираттагы иске кабер ташларын да карарга онытмагыз, бәлки андагы язулар иртәрәктер дә.
2нче киртә: «Мин авылыбызньң 50 еллык кына тарихын беләм», – диләр. Бу аз түгел! Өлкәнрәк яшьтәгеләр сиңа кадәрге 50 елын беләләр. 100 ел була ич! Уйлап карасаң, бүген өчен кичәге көн дә тарих.
Знче киртә: «Мин язучы да, журналист та түгел», – диләр. Булсаң бик әйбәт тә, тик мәҗбүри түгел. Тарихи язма, матур итеп тасвирлау белән түгел, ә тарихи вакыйгаларның күп, мөһим, дөрес булуы белән кыйммәт.
Инде авыл тарихын ничек язарга, мәгълүматларны ничек тупларга? Һәр авылның үзенчәлеге булса да, аларның уртак яклары күп. Шуңа күрә үз тәҗрибәм белән таныштырам. Бу эшкә мин 1951 елда алынган идем, миңа 17 яшь иде. Ә ныклап 1961 елда тотындым. Иң элек авыл тарихын белердәй кешеләрдән мәгълүматлар тупладым һәм гомумиләштереп яздым. Аннан аларның барысын да бергә мәктәпкә чакырдым. Бик күп өстәмәләр булды, төгәллекләр кертелде. Шунда ук ярты елдан соң, көнен-сәгатен билгеләп, яңадан очрашырга сүз куештык. Бу очрашуга чит районнардан да, Казаннан да кайттылар. Һәм 1963  елның 22 маена – мәктәптә музей ачу көненә авыл тарихын язып бетердем. Ул чорда тарих язу дигән нәрсә юк иде, без бит Борынгы Греция тарихын гына укып үскән кешеләр. Мин аны биш бүлек итеп, биш альбом итеп яздым: «Авыл тарихы», «Колхоз тарихы», «Мәктәп тарихы», «Алар безнең мәктәптә укыганнар», «Авылның мәзәкләре». Бу тарих 1654 елда авылыбызга нигез салыну елыннан башланган тарих иде. 
Миңа авыл тарихын борынгы чордан башлап яза алу өчен ике уңайлылык булды. Беренчесе – мин бу эшкә иртә алындым. Ул вакытта хәтта пыяла урынына карындык тәрәзә куеп яшәүне үз күзләре белән күргән кешеләр дә исән иде. Икенчесе – архивка язган һәр сорауга җавапны 15-25 көндә ала идем.
Менә авылыбызның беренче тарихын язуга 40 ел үтеп, авылыбызга нигез салынуның 350 еллыгы якынлашкач, аның тарихын китап итеп язарга ниятләдем. Ә китапның исемен «Авылым – горурлыгым» дип атадым. Китап типографиядә вакытта ук, авыл тарихын язучыларга ярдәм итү максатыннан, үзебезнең район газетасында «Иске Абдулга нигез салынуга 350 ел» дигән сәхифә астында 15 тема басылып чыкты. Китап 2004 елның май аенда дөнья күрде. Ә 5 июньдә авылыбызның 350 еллыгын бәйрәм иттек.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.
Иске Абдул авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев