Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамчыдан күл җыела

Районда "Игелек кыл" хәйрия марафоны узды. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылды.

Шушы көннәрдә башкалар кайгысына битараф калмый торган, сизгер күңелле, шәфкатьле кешеләр “Энергетик” мәдәният йортына җыелды. Максатлары бер – авыр тормыш сынавы кичергән, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән, бәхетсезлеккә юлыгып, сәламәтлекләрен югалткан райондашларга ярдәм кулы сузу булды. 

Марафон барышында хәйриячеләр ярдәме белән барлыгы 2 миллион 800 мең сумнан артык акча җыелды. Әлеге акчалар 2022 елда ярдәмгә мохтаҗ булган физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең авыр хәлен җиңеләйтергә тотылачак. Махсус комиссия утырышы hәр мөрәҗәгать буенча карар кабул итәчәк.

/Рөстәм Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев