Яхшыга өметләник!
Безнең Калмаш, Әҗмәкәй, Боерган авылларына, Яңа поселогына шушы көннәрдә көтелмәгән зур афәт килде. Кош гриппы дигән чир килеп чыгып, меңләгән тавык, каз-үрдәкне яндырырга туры килде. Ә бит йорт кошлары авыл кешесенең олы бер байлыгы. Элегрәк бу чир турында газеталардан ишетеп кенә белә, зыян күрүчеләрне бик кызгана идек. Моңа кадәр әлеге афәт безнең җирлеккә кагылмаган иде шул.