Яңалыклар

Иҗади конкурс

1 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге «Намуслы яшәргә кирәк!» дигән иҗади конкурс үткәрде.

Бәйгегә 1-9 сыйныф укучылары үз эшләрен тәкъдим итте. «Рәсемнәр», «Аппликацияләр», «Плакатлар» һәм «Тирән мәгънә» номинацияләренә 22 мәктәптән 100гә якын эш керде. Жюри 23 җиңүчене сайлап алды. Иң күп эшләр Мусабай-Завод, Бәтке, Князево, Иштирәк, Биклән һәм Теләнче-Тамак мәктәпләреннән килде, дип билгеләп үтә оештыручылар. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев