Фермердан инвалидларга бүләк
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында «Миңнехуҗина М.Н» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Миңнехуҗин Борды җирлеге халкына чираттагы саллы бүләген ясады. Ул биредә яшәүче 85 инвалидка үзләре җитештергән сөт, ит продукциясе, тавык йомыркасы, балдан торган азык-төлек җыелмалары өләшеп чыкты. Моннан кала, Борды, Бордыбаш, Җәйләү авылларында яшәүче инвалидларны һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне 2022 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына яздырды.
– Инвалидларыбыз бик куанды. Аның бит күчтәнәченә караганда игътибары, шул рәвешле хөрмәтләүләре кадерлерәк. Безне шулай онытмыйча гел искә төшереп торулары, яхшы эшләре өчен Равил Миңнехуҗинга һәм фермер хуҗалыгында эшләүчеләргә исәнлек-саулык телибез. Игелекле гамәлләре өчен бик зур рәхмәт, – диде Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова.
/ Фото Роза Әбделмановадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев