Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 “Сыерчыгым, рәхим ит!” бәйгесе тәмам

Хөрмәтле укучыларыбыз,  “Сыерчыгым, рәхим ит!” бәйгесе тәмам. Нәтиҗәләрне 6 майда чыгачак газетабызда игълан итәрбез, җиңүчеләрне билгеләрбез. Шулай ук бу атнада килгән фотосурәтләрне дә шушы санда күрерсез.

«Якты юл»(Светлый путь) газетасы редакциясе малайлар – кызлар арасында «Сыерчыгым, рәхим ит!» исемле иң матур сыерчык оясы ясаучыга бәйге игълан иткән иде. Безгә бик күп эшләр белән фотосурәтләр килде. Әлбәттә балалар бу сыерчык ояларын өлкәннәр ярдәме белән ясаганнар. Бүген бәйгегә килгән соңгы ояларны тәкъдим итәбез. Җиңүчеләрне 6 май көнне чыгачак газетабызда игълан итәрбез. Кече Шилнә авылыннан “Колосок” балалар бакчасыннан ике эш килде. 6 яшьлек Азалия Гәрәева әнисе белән 5 яшьлек Марк Садыков әтисе белән ясаган сыерчык ояларының фотоларын җибәргәннәр. Биклән авылыннан “Әллүки” балалар бакчасына йөрүче  5 яшьлек Рания Әхмәтвәлиеваның да өлкәннәр ярдәме белән ясалган сыерчык оясы матур килеп чыккан. Мусабай-Завод авылыннан “Кояшкай” балалар бакчасыннан сыерчык ояларын тотып төшкән сабыйларның күмәк фотосын алдык, бакчада кошларга багышланган чара үткән күрәсең.  Шулай итеп, бәйге тәмам, нәтиҗәләрне көтегез!

/фотолар редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев