Туган җирнең моңлы сандугачы
Тукай районы талантларга бай. Җирлегебездә җырчы «сандугач»лар, баһадир спортчылар, кул эше осталары, сәнгать әсәре булырдай әйберләр ясаучы балта осталары, тимерчеләр... бихисап. Шушы көннәрдә мәдәният өлкәсендә районыбыз данын еракларга тараткан вакыйга булды. Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче «Күңел» радиосы үзенең 25 еллык юбилеена багышлап җыр башкаручылар арасында конкурс оештырды. Абруйлы бәйгедә Теләнче Тамак авылында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларга белем һәм тәрбия бирү мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып хезмәт куючы Дилүс Рәис улы Гомәров «Китмә, сандугач» җырын башкарып Гран-при яулады.